Шәһәрнең Тукай урамында ачылган «Шатлык» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге тиз арада физик мөмкинлеге чикләнгәннәрне, өлкән кешеләрне, гомумән, сәламәтлеген ныгытырга теләүчеләрне үзенә туплаучы җылы учакка әверелде. Тышкы яктан ук күркәм төзелеше белән игътибарны әллә кайдан җәлеп итеп торучы мәһабәт бинаның эчке күренеше тагын да сокландыргыч. Иң мөһиме, югары...
Шәһәрнең Тукай урамында ачылган «Шатлык» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге тиз арада физик мөмкинлеге чикләнгәннәрне, өлкән кешеләрне, гомумән, сәламәтлеген ныгытырга теләүчеләрне үзенә туплаучы җылы учакка әверелде.
Тышкы яктан ук күркәм төзелеше белән игътибарны әллә кайдан җәлеп итеп торучы мәһабәт бинаның эчке күренеше тагын да сокландыргыч. Иң мөһиме, югары зәвык белән заманча җиһазландырылган тернәкләндерү бүлеге сәламәтлеген ныгытырга килгән һәр кеше өчен бөтен уңайлыкларны күздә тотып эшләнгән. Биредә тән дә, җан да савыга, диләр. Кем белән генә аралашсаң да, барысы бер авыздан тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләренең үз эшен күңел җылысын биреп башкаруын әйтә.
- Миңа Россиянең күп кенә шәһәрләрендә булырга, кайбер ял йортларын күрергә туры килде. Әмма мондагы кебек уңайлыкларны, җылы мөнәсәбәтне күргәнем булмады. Инсульт кичергән йөрәгем эреп киткәндәй булды. Оҗмах шушы буладыр инде ул, -ди Бура-Киртә авылыннан килгән 81 яшьлек Гали ага Әхмәтҗанов.
Гали ага дәвалау курсы алгач, үзен яшәреп киткәндәй хис иткән, киләчәктә бирегә тормыш иптәше белән килергә исәпли.
Зәйдә яшәүче Марина Боровинских белән Валентина Донгузова да биредәге сәламәт атмосферадан, күрсәтелүче хезмәтләрдән канәгать булуларын әйтте. Алар социаль хезмәткәр Әлфия Ханнанова оештырган һәр чарада актив катнаша. Төрле тематик кичәләр үткәрү исә бүлектә матур традициягә әверелеп килә.
Тернәкләндерү бүлеге мөдире Венера Камалова әйтүенчә, бүлек ачылганнан бирле биредә инде өченче төркем ял итә. Стационар урыннар - 10 кешегә, көндезге дәвалану 18 кешегә исәпләнгән. Һәр төркемне башта табиб Рушания Гыйльмуллина тикшереп, дәвалау курсы билгели. Кунып калучыларга - биш, көндезге бүлеккә йөрүчеләргә ике мәртәбә туклану каралган. Яшәү минимумыннан кимрәк пенсия алучыларга ашау һәм кайбер хезмәтләр бушлай. Бары тик өстәмә хезмәтләрдән (массаж, парафин һ.б.) файдалану гына түләүле.
Заманча җиһазландырылган бинага күчү хезмәт күрсәтүне тагын да төрләндерергә мөмкинлек бирде. Күрсәтелүче хезмәтләргә кинезотерапия, магнит терапиясе, эрготерапия, тернәкләндерү терапиясе өстәлде, ди бүлек мөдире.
Кинезотерапия умыртка баганасы травмасы алган кешеләргә, авыр хәрәкәтләнүче инвалидларга махсус "Атлант" костюмы ярдәмендә гимнастика ясатуны күздә тота. Костюм эченә куелган резина көпшәләргә һава җибәрелеп, мускуллар эшчәнлеге җайга салына. Ә магнитотерапия магнит дулкыннары ярдәмендә остеохондроз, терәк-хәрәкәт органнары авыруларын дәвалауда кулланыла.
Гомумән, социаль-тернәкләндерү бүлегендә физиотерапия (ультра тавыш, ингаляция, магнитотерапия, тын юлларын дәвалау аппараты, парафин), төрле процедуралар кабинетлары, массаж, сауна, бассейн, тренажерлар залы, церебраль паралич диагнозлы балаларга хәрәкәтләнү өчен махсус аппаратлар куелган бүлмә (кызыксындыру максатында велосипедны әйләндергән саен бала экранда төрле рәсемнәр күрә ала, яткан килеш физкультура ясап мускулларын ныгыта), эрготерапия (шулай ук инвалид балаларны күздә тотып эшләнгән, биредә күрмәүчеләргә тоемлап эш башкару күнекмәләре ясау мөмкинлеге зур), фитобар (төрле үлән чәйләре, кислород коктейле әзерләнә), спелеокамера (тоз бүлмәсе), сәламәтләндерү физкультурасы кабинетлары эшли. Шулай ук релаксация бүлмәсе - үзе бер могҗиза. Матур итеп җиһазландырылган, күзләрне ял иттерүче төрле төстәге утлар куеп эшләнгән бу кабинет әкиятләрдәге тылсымчы йортын хәтерләтә. Йомшак кәнәфиләргә утырып, салмак көй астында кошлар сайравын тыңлап, зур экраннан Җир шарының матур табигатен хозурланып күзәтеп утыру бөтен күзәнәкләрне изрәтеп ял иттерә. Бүлмәгә таралган хуш исләр тын юлларын ачып җибәрә.
Хезмәт терапиясе бүлмәсе дә бик үзенчәлекле. Заманча мич янына утырып, тезелешеп гәпләшә-гәпләшә төрле кул эшләре белән шөгыльләнүче апаларга сок-ланып карыйсың. Вак кәгазь кисәкләреннән алар нәрсәләр генә ясамаган: аккошлар, тәвә кошлары, чәчәкләр, картиналар, саламнан өйләр, хәтта Кыш бабай, Кар кызы, яшел чыршы да инде кул эшләре арасында үз урынын алырга өлгергән. Югары Лоҗы авылыннан килгән Нәкыя апа Хәлимова бу бүлмәне аеруча үз иткән.
- Башкарган эшеңнең нәтиҗәсен күрү җан тынычлыгы бирә, - ди ул.
Өйгә кайткач оныкларына да бу яңа үзләштергән һөнәрен өйрәтергә исәпли Нәкыя апа. Әлеге мавыктыргыч шөгыльгә өйрәткәне өчен апалар Ольга Тимофееваны мактап туя алмыйлар. Хәер, алар өчен инде шәфкать туташлары Фәнүзә Гыйльманова, Нәзирә Зарипова, инструктор Лилия Кузьмина, Зинаида Иванова, массаж ясаучы Азат Нәбиуллин, психолог Людмила Павлова якын кешеләргә әйләнгән. Һәрберсен яратып, үз итеп сөйлиләр, рәхмәт белдерәләр.
II группа инвалид Виктор Саламаев үзенә карата зур түземлелек күрсәтеп, төрле дәвалау курслары үткәрүче социаль хезмәткәрләрне фәрештәләргә тиңли. Виктор, аяклары авырту сәбәпле, авыр хәрәкәтләнә. Ә биредә ныклы игътибар күрсәтелү нәтиҗәсендә хәтта таяксыз да атлый башлаган. Бер каттан икенчесенә күтәрелү өчен махсус лифтларга кадәр ясалган бу тернәкләндерү бүлеген бүләк итүчегә дә, дәвалану мөмкинлеге тудырган район җитәкчелегенә дә рәхмәтле ул.
Социаль-тернәкләндерү бүлегендә төштән соң теләгән һәркемгә төрле хезмәтләрдән файдалану, дәвалану мөмкинлеге дә бар. Аеруча массаж (80-100 сум), парафин (50 сум), магнитотерапия (40 сум), ингаляция (20 сум), тоз камерасына (10 сум) сорау зур икән.
Кыскасы, сәламәтлеген ныгытырга теләүче һәркемгә тернәкләндерү бүлегенең ишекләре ачык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев