Сәламәтлек

Аучылардан уяулык сорала

Узган ел Россия территориясендә дуңгызларда африка чумасы авыруы кабынып китүнең 185 очрагы теркәлде. 78 очракта - авыруның йорт дуңгызлары, 101 очракта кабаннарда булуы ачыкланды, 6 очракта вирус белән объектларның зарарлануы билгеле булды. Соңгы мәртәбә декабрь аенда кыргый дуңгызлар арасында ул Ростов, Волгоград, Смоленск өлкәләре аучылык хуҗалыкларында күзәтелде. Ә йорт дуңгызлары...

Узган ел Россия территориясендә дуңгызларда африка чумасы авыруы кабынып китүнең 185 очрагы теркәлде. 78 очракта - авыруның йорт дуңгызлары, 101 очракта кабаннарда булуы ачыкланды, 6 очракта вирус белән объектларның зарарлануы билгеле булды. Соңгы мәртәбә декабрь аенда кыргый дуңгызлар арасында ул Ростов, Волгоград, Смоленск өлкәләре аучылык хуҗалыкларында күзәтелде. Ә йорт дуңгызлары арасында авыру Россиянең 15 субъектында - Ярославль, Тверь, Тула, Мәскәү, Ростов, Воронеж, Смоленск, Волгоград, Тамбов, Саратов, Белгород, Владимир, Псков өлкәләре, Краснодар крае, Төньяк Осетия-Алания республикасында баш калкытты. Узган ел ул күпчелек кыргый хайваннар арасында ачыкланды.

Табигатькә чыккач, үлгән кабан дуңгызы гәүдәсенә юлыкканда иң уңышлысы - аны урыныннан кузгатмау һәм кичекмәстән җирле ветеринария хезмәтенә, аучылык оешмасына хәбәр итү.

Ауга чыгып, кабан атканда да, аның итен файдаланганчы, лабораториядә тикшертү мәгъкуль. Атып алынган түшкәне эшкәрткәндә санитария-гигиена таләпләрен үтәү зарур. Эшкәртүдән соңгы калдык-постыкны да теләсә-кая ташларга киңәш ителми. Моның өчен махсус урыннар бар, ветеринар-санитар кагыйдәләр нигезендә чүпләр, биологик калдыклар үләт базларына ташланырга, ул булмаганда, яндырылырга тиеш.

Дуңгызларда африка чумасы авыруы белән бәйле мәсьәләләр килеп чыкканда, "Россельхознадзор"ның Татарстан Республикасы буенча дәүләт ветеринария күзәтчелеге идарәсенә (277-69-57) шалтыратырга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Аучылардан уяулык сорала
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Сәламәтлек