Кеше сәламәтлегенә кагылышлы проблемаларны хәл итү һәрчак беренче урында торырга тиеш. Соңгы елларда районда авылда яшәүчеләрнең сәламәтлеген күзәтүне игътибар үзәгендә тоту бурычы куелды. Чөнки авылда яшәүче, гади генә итеп әйткәндә, «аяктан егылмыйча» табибка күренми, профилактик күзәтүне артык мәшәкатькә саный. Җәйге чорда бу максатта авыллар буйлап "Сәламәтлек поезды" акциясе оештырылган иде....
Кеше сәламәтлегенә кагылышлы проблемаларны хәл итү һәрчак беренче урында торырга тиеш. Соңгы елларда районда авылда яшәүчеләрнең сәламәтлеген күзәтүне игътибар үзәгендә тоту бурычы куелды. Чөнки авылда яшәүче, гади генә итеп әйткәндә, «аяктан егылмыйча» табибка күренми, профилактик күзәтүне артык мәшәкатькә саный.
Җәйге чорда бу максатта авыллар буйлап "Сәламәтлек поезды" акциясе оештырылган иде. Ә хәзер авылдан табибка күренергә килүче кешеләрнең соравы буенча, озын-озак чиратларны бетерү юллары эзләнә. Табибларга элек тә авылдан килүчеләрне беренче чиратта кабул итү бурычы куелган иде. Әмма бу һәрвакытта да үтәлми. Хәзер мәсьәләне җайга салу ниятеннән дәваханә җитәкчелеге авылдан килүче пациентларга "яшел талон" системасын гамәлгә кертергә уйлый.
- Яшел төстәге талон белән табибка күренергә килгән авыл кешесенә, һичшиксез, беренче чиратта хезмәт күрсәтеләчәк. Бу шулай ук авыл фельдшерларына табиб билгеләгән дәвалау курсын алып бару өчен уңайлы булачак. Чөнки кайбер очракларда фельдшер үз участогындагы кешенең табибка барганын, аңа нинди дәвалау курсы билгеләнгәнен белми дә кала. Ә бит авыруга билгеләнгән дәвалау курсы барышын фельдшер күзәтеп торырга тиеш, - ди район үзәк дәваханәсе баш табибы Владимир Гуров.
Ә "яшел талон"га килгәндә, ул өч талончыктан тора. Иң башта табибка мөрәҗәгать итәргә ниятләүче, үзен нәрсә борчуын белдереп, фельдшерга килә. Фельдшер аңа әлеге "яшел талон"ның беренче өлешендә үзәк дәваханә табибына юллама яза. "Яшел талонлы" пациентны табиб беренче чиратта кабул итеп, юлламаны үзендә калдыра, талонның икенче өлешенә пациентның диагнозын, нинди дәвалау курсы билгеләнүен яза. Пациент бу талонны фельдшерга алып кайта һәм фельдшер үз чиратында табиб билгеләгән дәвалау курсын алып бара, нәрсәләр эшләнгәнлеген талонның өченче өлешенә яза. "Яшел талон" авыру тарихына теркәлә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев