Эчәк инфекциясе - ашказаны-эчәк трактын зарарлаучы тулы бер авырулар төркеме. Аларны төрле вирус һәм бактерияләр барлыкка китерә. Инфекция зарарланган ризыклар һәм су кулланганда организмга керә. Күп очракта авыруларда диарея, косу, организм агулану (температура күтәрелү, хәлсезлек) билгеләре күзәтелә. Кайчакта бернинди билгеләрсез була, ягъни кеше бу возбудительне йөртүче була. Эчәк инфекциясе төркеменә...
Эчәк инфекциясе - ашказаны-эчәк трактын зарарлаучы тулы бер авырулар төркеме. Аларны төрле вирус һәм бактерияләр барлыкка китерә. Инфекция зарарланган ризыклар һәм су кулланганда организмга керә. Күп очракта авыруларда диарея, косу, организм агулану (температура күтәрелү, хәлсезлек) билгеләре күзәтелә. Кайчакта бернинди билгеләрсез була, ягъни кеше бу возбудительне йөртүче була. Эчәк инфекциясе төркеменә дизентерия, сальмонеллез, гастроэнтеритлар, лабораторик расланган һәм ачыкланмаган этиологияләр керә. Шулардан кискен эчәк авырулары иң таралган төре булып тора.
Авыру йөртүчеләрдән инфекция тышкы тирәлеккә тизәк, косык аша чыга. Барлык эчәк инфекциясе возбудительләре дә диярлек яшәргә сәләтле. Алар туфракта, суда, хәтта төрле предметларда озак яши. Мәсәлән, кашык, тәлинкә, ишек тоткасы һәм мебельдә. Бу микроблар салкыннан курыкмый, ләкин җылы һәм дымлы урында яшәүне өстенрәк күрә. Бигрәк тә алар сөт ризыклары, йомырка, ит һәм балык фаршында, койка, кесәл, суда (бигрәк тә җәй айларында) тиз үрчиләр.
Сәламәт кеше организмына эчәк инфекциясе возбудительләре авыз аша ризык, су яки пычрак куллардан эләгә. Эчәк таякчыгын (кишечная палочка) сыйфатлы булмаган кефир, йогырт һәм башка ризыклар аша "эләктерергә" мөмкин. Стафилококк инфекциясе кремле кондитер эшләнмәләрендә була. Сальмонеллез тавык ите һәм йомыркасы, казылык, начар юылган яшелчәдән йога.
Эчәк инфекциясе шулай ук ачык сулыкларда була. Шуңа күрә махсус билгеләнгән урыннарда гына су коенырга ярый. Ачык сулыклардан су эчү һәм аларда яшелчә, җиләк-җимеш юу киңәш ителми. Чөнки А гепатиты су юлы белән йога.
Микроблар авыз аша ашказанына, аннан эчәклеккә эләгә, алар анда күпләп үрчүгә керешә. Микроблар организмга эләккәннән соң бернинди билгеләрсез инкубация периоды башлана, ул 6-48 сәгать дәвам итә. Авыру симптомнарын микроблар һәм алардан бүленеп чыгучы токсиннар барлыкка китерә. Аларның иң куркынычы - косу яки эч китү нәтиҗәсендә организмның сусызлануы. Бу авыру аеруча яшь балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләрдә авыр формада уза.
Әлеге авырулар ел әйләнә теркәлә, әмма аларга сезонлылык хас, бигрәк тә җәен һәм көзен еш була. Агымдагы елның 5 аенда муниципаль районда эчәк инфекциясенең 163 очрагы теркәлде, шуның 70 проценты - 14 яшькәчә балаларда. Авыручыларның күп өлеше моның сәбәбе итеп юылмаган яки начар юылган җиләк-җимеш, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәмәүне әйтә.
Әгәр дә сездә эчәк инфекциясе билгеләре сизелсә, үз белдегегез белән дәваланмагыз. Авыру катлауланмасын өчен вакытында табибка мөрәҗәгать итегез.
Авыруны кисәтү өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәү кирәк:
• ашар һәм ашарга пешерер алдыннан, бәдрәфтән соң кулларыгызны юыгыз;
• азык-төлек өчен файдаланылучы кухня кирәк-ярагын чиста тотыгыз;
• чи ит, тавык ите һәм диңгез ризыкларын башка ашамлыклардан аерым саклагыз;
• ризыкларны, бигрәк тә ит, йомырка һәм диңгез продуктларын яхшылап пешерегез һәм кыздырыгыз;
• әзер ризыкны бүлмә температурасында 2 сәгатьтән артыкка калдырмагыз;
• чиста судан файдаланыгыз яки аны кайнатып кына кулланыгыз;
• срогы чыккан азык-төлекне кулланмагыз;
• ризыкны озак сакламагыз (хәтта суыткычта);
• тазә һәм бозылмаган азык-төлек кенә сатып алыгыз;
• яшелчә һәм җиләк-җимешне чиста суда яхшылап юыгыз.
И. Стефанова,
«Роспотребнадзор»ның Зәй бүлеге башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев