Сәламәтлек

Эш нәтиҗәсез түгел

«Наркотикларсыз тормыш» республика акциясе барышында районда төп игътибар яшүсмерләр арасында профилактик эшчәнлекне көчәйтүгә бирелде. Киләчәгебезнең сәламәт, аек акыллы кешеләр кулында булуы бүгенге яшьләрнең аңлы рәвештә яман гадәтләрдән баш тарта белүенә, бер йомшаклык күрсәтүнең аяныч нәтиҗәләргә китерүен төшенүенә бәйле. Әлеге уңайдан без эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар бүлекчәсе башлыгы Павел Минеев...

«Наркотикларсыз тормыш» республика акциясе барышында районда төп игътибар яшүсмерләр арасында профилактик эшчәнлекне көчәйтүгә бирелде. Киләчәгебезнең сәламәт, аек акыллы кешеләр кулында булуы бүгенге яшьләрнең аңлы рәвештә яман гадәтләрдән баш тарта белүенә, бер йомшаклык күрсәтүнең аяныч нәтиҗәләргә китерүен төшенүенә бәйле. Әлеге уңайдан без эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар бүлекчәсе башлыгы Павел Минеев белән сөйләштек.

- Павел Николаевич, наркотикларга каршы көрәш көчәйтелгән режимда алып барылды. Нәтиҗәләр ниндирәк?

- Наркоманиягә каршы көрәштә иң мөһиме - профилактик эшчәнлек, ягъни аңа тартылучы яңа кеше-ләрне, бигрәк тә яшьләрне бу афәттән саклап калу. Бу юнәлештә бер максат өчен тырышу, әлбәттә, эзсез калмый. Проблемага ныграк игътибар бирелүен сизгән начар ниятле адәмнәр дә "мәкерле ятьмәләренә" яңа корбаннар эләктерү процессын туктатырга мәҗбүр була. Төрле өндәүләргә иярү, шикле ымсындыргыч әйберләрне татып карау - психикасы ныгып бетмәгән яшүсмерләргә хас күренеш. Безгә нәкъ менә яшь кешене саклап калу, үтемле аңлату чаралары куллану кирәк. Шул максаттан һәр шәһәр мәктәбендә, авылларга чыгып очрашулар үткәрдек, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирдек. Мәгълүм булганча, 1 - 15 августта "Яшүсмер - энә", 1 - 15 сентябрьдә "Яшүсмер - гаилә" профилактик акцияләре үткәрелде. Алар барышында без наркотик кулланучы 3 яшүсмерне ачыкладык. Ә бу юлы 6 октябрьдә төнге дежурда шәһәрдә шикле кыяфәтле яшүсмер тоткарланып, аңа медицина күзәтүе үткәрелде. Яшүсмерләргә кичке сәгать 10нан соң урамда йөрергә ярамый, өстәвенә, наркотик кулланган хәлдә. Хәзер ул җитди күзәтү астында. Гомумән, ел башыннан районда 5 яшүсмернең наркотиклар куллануы ачыкланып, алар махус исәпкә алынды. Болар безнең тарафтан да, медицина хезмәткәрләре тарафыннан да хәзер аеруча игътибарда. Дөрес, элек районда яшүсмерләр арасында наркотик кулланучылар бөтенләй юк иде. Кызганычка каршы, бу яман гадәт алар арасында да күзәтелә башлады. Хәзер төп максат - шушы афәтне авызлыклау.

- Яшүсмерләр арасында нинди төр наркотиклар куллану очраклары күзәтелә һәм бу яман гадәт өчен нинди җаваплылык карала?

- Без алып барган тикшерү эшләре буенча балигъ булмаганнар арасында марихуана һәм "спайс" дип аталган синтетик наркотиклар тарту очраклары бар. Мәсәлән, җәйге чорда бер бакчачылык ширкәте ташландык биләмәсендә яшүсмерләрнең җыелуы турында хәбәр алынды, без моның чыннан да дөреслеккә туры килүен ачыкладык, берничә яшүсмерне наркотик әзерләп кулланганда тоткарладык. Ә спайсның хәзер 20ләп төрен әзерләү очрагы билгеле, яшүсмерләрне дә, кызганыч, бу яманлык үзенә тарта. Җавапка тартуга килгәндә, 14 яшькәчә булганнарга җинаять җаваплылыгы каралмаган. Шулай да без аларны яман гадәттән аралау өчен бөтен тырышлыкны куябыз. Ә менә политехник колледж студентының элегрәк үзе наркотик куллануы ачыкланган иде, хәзер исә аның наркотик матдәләрне күпләп саклавы мәгълүм булды. Аңа карата җинаять эше кузгатылды, суд булачак. Наркотиклар саклау, аларны сату закон тарафыннан катгый җавапка тарту буларак билгеләнә. Күптән түгел без бер йорт фатирында яшьләр җыелуын, аларның төнлә шикле гамәл белән шөгыльләнүе турында аноним мәгълүмат алдык. Нәтиҗәдә 20 яшьлек фатир хуҗасының 1 килограмм чамасы наркотик матдә саклавы, аны кыргый киндердән җыюын белдек. Сораштырулардан егетнең инде шактый вакыттан бирле наркотиклар куллануы ачыкланды. Мондыйларны иртә стадиядә ачыклау бик мөһим, аларны күзәтү астында тоту уңай нәтиҗә бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Эш нәтиҗәсез түгел
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Сәламәтлек