Сөббух Рәфыйков исемендәге премия бирү комиссиясе шул исемдәге премиягә дәгъва итүчеләрдән гаризалар кабул ителүен белдерә. Сөббух Рәфыйков исемендәге премия ике елга бер мәртәбә милли мәдәният, әдәбият, сәнгатьне (музыка, театр, декоратив-гамәли, рәсем сәнгате) үстерүгә үзеннән сизелерлек өлеш керткән һәм югары профессиональ осталыкка ия, үз авторлык стиле булган, җәмәгатьчелек ихтирамын казанган аерым...
Сөббух Рәфыйков исемендәге премия бирү комиссиясе шул исемдәге премиягә дәгъва итүчеләрдән гаризалар кабул ителүен белдерә.
Сөббух Рәфыйков исемендәге премия ике елга бер мәртәбә милли мәдәният, әдәбият, сәнгатьне (музыка, театр, декоратив-гамәли, рәсем сәнгате) үстерүгә үзеннән сизелерлек өлеш керткән һәм югары профессиональ осталыкка ия, үз авторлык стиле булган, җәмәгатьчелек ихтирамын казанган аерым шәхесләр һәм иҗат коллективларына бирелә.
Гариза тутыруга таләпләр:
- премиягә дәгъва итүченең фамилиясе, исеме һәм әтисенең исеме, туган елы һәм урыны, яшәү урынының адресы, хәбәрләшү өчен телефоннары, гражданлыгы, эш урыны яки шөгыле;
- премиягә дәгъва итүченең башка бүләкләре турында мәгълүмат;
- премиягә дәгъва итүченең милли мәдәният, әдәбият һәм сәнгатьне үстерүгә үзеннән өлеш кертүдә эшчәнлеге турында кыскача мәгълүмат;
- авторлык эшенең әһәмиятле элементларын тулырак күзаллау өчен өстәмә материаллар күрсәтелә.
Гаризалар һәм аңа теркәлүче материаллар хакимиятнең 6нчы бүлмәсендә (1нче кат) кабул ителә.
Гаризаларны кабул итү вакыты - 2012 елның 1 июленә кадәр.
Белешмәләр өчен телефоннар: 3-48-31, 7-08-06.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев