Шәһәрдә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга теләгән кешеләр өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Һәм, иң мөһиме, артык күп чыгымнар да таләп ителми. Тимераякта шуам дисәң, "Яшьлек" Боз сараена рәхим ит. Шулай ук кайбер йорт ишегалларында урнашкан хоккей тартмачыкларында да мондый мөмкинлек бар. Физкультура-сәламәтләндерү комплексы бассейнында рәхәтләнеп йөзәргә була. Ә инде саф һавада...
Шәһәрдә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга теләгән кешеләр өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Һәм, иң мөһиме, артык күп чыгымнар да таләп ителми. Тимераякта шуам дисәң, "Яшьлек" Боз сараена рәхим ит. Шулай ук кайбер йорт ишегалларында урнашкан хоккей тартмачыкларында да мондый мөмкинлек бар. Физкультура-сәламәтләндерү комплексы бассейнында рәхәтләнеп йөзәргә була. Ә инде саф һавада мускулларыңны эшләтеп алырга теләсәң, чаңгыга бас.
Нәкъ менә шушы нияттә кышкы чорда гаиләбез белән ял көннәрен чаңгыда йөрүгә багышларга тырышабыз. Атна буе эшкә кагылышлы уй-фикерләр белән тулган баш мие дә ял итә, тәннәр язылып китә. Аз гына игътибардан ычкындырдыңмы, тизрәк телевизор экраннары каршына килеп утыручы балалар да саф һавада рәхәтләнеп уйнап, чаңгы шуып күңелләрен күтәрә, азмы-күпме чыныга. Үз ирекләренә куеп теләгәнчә уйнарга, чаңгы шуарга мөмкинлек биргәч, балалар үзләре дә шимбә-якшәмбене көтеп ала. Башлангыч сыйныфта укучы кызыбыз хәтта Кыш бабайдан бүләккә чаңгылар сорады. Бакча яшендәге улыбыз апасы белән янәшә йөгереп булса да узыша. Хәер, ял көннәрендә Яңа шәһәр урманындагы чаңгы юлы вакытны файдалы үткәрергә теләгән кешеләрдән бушап тормый. Балаларның шат авазлары урман эчен яңгырата. Кешеләр бирегә үз чаңгылары белән дә, прокатка алып та килә. Киң итеп ясалган чаңгы юлыннан узышып ярышырга да, үз көеңә ипләп кенә барырга да мөмкин. Иң мөһиме, кешеләрнең кайсына гына карасаң да, кәефләре күтәренке. Бер-берсенә итагатьле юл бирешеп, кара-каршы килгәндә елмаешып үтәләр. Таныш булмаган чаңгычыларның да сиңа карап елмаюын күргәч, ирексездән аларга син дә елмаеп җавап кайтарасың. Хәтта бу халәттән тиз генә чыгып та булмый. Күпме уңай тәэсирләр алып кайтасың!
Әмма соңгы чыгуда күңелгә тия торган бер күренешкә игътибар иттем. Саф һавалы урман эчендә бормаланып салынган чаңгы юлыннан, әкрен генә яуган кар бөртекләренең битләрне иркәләвен тоеп, табигатьнең матурлыгына, сихри тынлыкка хозурланып барганда, кинәт кенә мотор гөрелдәве ишетелә башлады. Күп тә үтми - тынлыкны бозып, "Буран" кар чанасына утырган адәмнәр чаңгычыларны кар буранына күмеп, выжылдап үтеп киттеләр. Алар артыннан төтен исе аңкып калды, һава бозылды. Шәһәр урамында төтен иснәп йөрү җитмәгән, монда да рәхәтләнеп саф һава суларга ирек бирмиләр, дип күпләр сукранып калды. Агачлар арасыннан төтен тиз генә тарала алмады, шактый вакыт күңелне болгатып торды. Әйтерсең, зур урманда әлеге техника белән йөрер өчен башка урын беткән. Хәер, кешесез урында йөргәч, байлыкларын күрсәтеп булмый дияләрдер инде. Ә монда, киресенчә, кешеләр аларга сокланып карамый, нәфрәтләнеп кала. Ялларын матур үткәрергә теләүчеләрнең күңелен төшерүләрен аңламыймы икән соң алар?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев