Сәламәтлек

Иммунлаштыру атналыгы бара

21-27 апрельдә Европада иммунизация атналыгы үткәрелә. Ул, киң күләмле акция буларак, 2005 елдан Европаның барлык илләрендә халыкка төрле чирләргә каршы тору ысулларын аңлату, аларны мәгълүматлы итү максатында уздырыла. Иммунлаштыру дифтерия, коклюш, кызамык, полиомиелит, вируслы В гепатиты, грипп һәм башка йогышлы авырулардан саклану чарасы булып тора. Нәкъ менә иммунлаштыру медик-санитар чараларның...

21-27 апрельдә Европада иммунизация атналыгы үткәрелә. Ул, киң күләмле акция буларак, 2005 елдан Европаның барлык илләрендә халыкка төрле чирләргә каршы тору ысулларын аңлату, аларны мәгълүматлы итү максатында уздырыла.

Иммунлаштыру дифтерия, коклюш, кызамык, полиомиелит, вируслы В гепатиты, грипп һәм башка йогышлы авырулардан саклану чарасы булып тора. Нәкъ менә иммунлаштыру медик-санитар чараларның иң нәтиҗәлесе дип исәпләнә. Чөнки ул ел саен 2-3 миллион кешене үлемнән саклап кала. Татарстанда 55 яшькәчә халыкның күпчелеге гепатит вирусына каршы прививка ясаткан. Агымдагы ел башына бу күрсәткеч 95,8 процент тәшкил итә. Нәтиҗәдә кискен вируслы гепатит белән авыручылар - 6,5 мәртәбә, хроник гепатит авырулылар - 29,5 процентка, В гепатиты вирусы йөртүчеләр 2,1 тапкырга кимеде. Безнең район буенча исә 50 яшькәчә кешеләрнең 84,3 проценты гепатитка каршы вакцина ясатты һәм хроник гепатит авырулылар саны 64,8 процентка кимеде.

А. Төхвәтуллин,

гигиена һәм эпидемиология үзәге баш табибы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Иммунлаштыру атналыгы бара
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Сәламәтлек