Сәламәтлек

Изге гамәл башкаралар

Россиядә 20 апрельдә Донорлар көне билгеләп үтелә. Башкалар исәнлеге, сәламәтлеген кайгыртып үз каннарын бирүче шәфкатьле җаннар безнең районда да шактый. Бүген бездә «Россиянең мактаулы доноры» исемен йөртүче 125 кеше бар. Россиядә мактаулы донор исеменә үз гомерендә 40 һәм аннан да күбрәк мәртәбә кан тапшырып, башкаларга ярдәм итүчеләр лаек була. Россия...

Россиядә 20 апрельдә Донорлар көне билгеләп үтелә. Башкалар исәнлеге, сәламәтлеген кайгыртып үз каннарын бирүче шәфкатьле җаннар безнең районда да шактый. Бүген бездә «Россиянең мактаулы доноры» исемен йөртүче 125 кеше бар.

Россиядә мактаулы донор исеменә үз гомерендә 40 һәм аннан да күбрәк мәртәбә кан тапшырып, башкаларга ярдәм итүчеләр лаек була. Россия хөкүмәте карары белән андыйларга махсус таныклык, күкрәк билгесе тапшырыла. Ә бу исә дәүләт һәм муниципаль сәламәтлек саклау оешмаларында түләүсез медицина ярдәме алу, санаторий-курортларда ташламалы бәядән ял итү, елга бер мәртәбә 11728 сум түләү алу мөмкинлеге бирә. Район социаль яклау бүлеге мәгълүматы буенча, бездә шундый ташламаларга ия 125 кеше бар. Бу көннәрдә аларга тагын берәү өстәлде. Ул - шәһәрдәшебез Дамир Сафуан улы Гыйбадуллин (рәсемдә).

Дамир беренче тапкыр 1986 елда кан тапшыра. Үзен начар хис итмәве кешеләр исәнлеге өчен шушы изге гамәлне алга таба да дәвам итү теләген уята.

- Даими кан бирүгә телевизордан һәлакәткә юлыгып, кан булмау нәтиҗәсендә операция өстәлендә гомере өзелгән яшүсмер турында күрсәтелгән сюжет сәбәп булды. Балалар белән бәйле аяныч хәлләр күңелгә нык тәэсир итә. Әлеге сюжетны караганнан соң берничә көн үземне кая куярга белми йөрдем. Һәм мондый хәлләр булмасын өчен, үземнән өлеш кертеп, даими төстә кан бирә башларга карар иттем, - ди Дамир Гыйбадуллин.

Ул 2004 елдан үзәк дәваханәнең кан бирү станциясендә һәр ике ай саен кан бирә башлый. Ә 2010 елда Зәйдә кан бирү станциясе үзәге ябыла. Хәзер Дамир үзе кебек донорлар белән бергә Түбән Камага йөреп, кан тапшыра. Районның донорлары һәрчак игътибар үзәгендә. Үзе дә мактаулы донор табиб Фәнил Габделхәев бу кеше-ләрнең никадәр мөһим гамәл кылуларын ассызыклый. Донорларның шактый булуы нәтиҗәсендә кирәк вакытта канга кытлык юк. Түбән Камага заявка бирүгә, ул тиз арада кайтартыла, ди табиб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Изге гамәл башкаралар
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Сәламәтлек