Мөгезле эре терлектәге лейкоз - билгеләрсез узучы яисә лимфоцитоз, шулай ук органнарда үзгәрешләр китереп чыгаручы авыру. Лейкоз авыру һәм инфекцияле хайваннардан барлыкка килә һәм тарала. Нәселле, әмма лейкоз вируслы мөгезле эре терлек сатып алу авыру кертүнең потенциаль чыганагы булып тора. Авыру таратучы вирус кан, сөт, биологик сыекчалар, хайваннарның лимфоидлы күзәнәкләре...
Мөгезле эре терлектәге лейкоз - билгеләрсез узучы яисә лимфоцитоз, шулай ук органнарда үзгәрешләр китереп чыгаручы авыру. Лейкоз авыру һәм инфекцияле хайваннардан барлыкка килә һәм тарала. Нәселле, әмма лейкоз вируслы мөгезле эре терлек сатып алу авыру кертүнең потенциаль чыганагы булып тора. Авыру таратучы вирус кан, сөт, биологик сыекчалар, хайваннарның лимфоидлы күзәнәкләре булган әйберләр (мөгезле эре терлек лейкоз вирусы булган) аша күчә. Авыруның таралуына талпаннар, кигәвеннәр, черкиләр һәм лейкоз вируслы үгезләр сәбәпче. Сыер вирусны бозаулаган вакытта, бозавын ялаганда йоктырырга мөмкин. Терлекнең вирус белән зарарлануы һава һәм азык аша була ала. Туган бозауларның 5тән алып 20 проценты карында чакта ук вирус белән зарарланган була.
Ел саен язын һәм көзен ветеринария станциясе хезмәткәрләре шәхси хуҗалыклардагы терлекне лейкозга тикшерә. Соңгы биш елдагы тикшерүләр нәтиҗәләре мөгезле эре терлекнең, аерым алганда, сыерларның баш саны ике мәртәбә кимүен, ә лейкоз авыруы ачыклану проценты артуын күрсәтә. Моннан шундый нәтиҗә ясыйбыз - мөгезле эре терлектә лейкоз авыруы арта һәм район лейкоз буенча имин булмаган районнардан санала.
1999 елның маенда мөгезле эре терлек лейкозын кисәтү һәм аның белән көрәш буенча кагыйдәләр расланды һәм гамәлгә кертелде. Әлеге кагыйдәләр нигезендә лейкозны кисәтү өчен түбәндәгеләрне үтәргә кирәк: нәсел һәм сөт җитештерү өчен терлекне лейкоз буенча имин булган хуҗалыклардан лейкоз вируссыз сыерлар алу сорала. Ягъни сыерны сатып алыр алдыннан ветеринария оешмалары белән киңәшергә, терлекнең канын анализга алу кирәк. Шулай ук инфекцияле малларны сәламәт терлек белән бергә көтәргә ярамый. Ә моның өчен барлык шартлар да бар: көтүлекләр һәм малларның аз булуы. Әлеге таләпнең үтәлүенә ирешү шунысы белән кыен - көтүдә уртача 20-30 баш сыер. Аның да яртысы инфекцияле. Димәк, халыкка сыерларны чиратлап еш көтәргә туры киләчәк. Шуңа күрә лейкоз авыруы ачыкланган сыерларны көтүдән чыгарырга, ягъни суеп тапшырып, сәламәт мал сатып алырга кирәк.
Инфекцияле сыер сөтен ирекле сатуга чыгару тыела. Әмма сөтне, эшкәртү өчен, сөт эшкәртү предприятиеләренә тапшыру яхшырак. Сыер сөтен кайнатып эчәргә кирәк. Авыру сыерлар сөтен аеруча балаларга азык әзерләүдә кулланырга ярамый. Кешеләрнең мөгезле эре терлек лейкозы вирусын йоктыруның турыдан-туры дәлиле юк. Әмма вирус, мутантланып, кеше өчен куркыныч тудыру мөмкинлеген онытырга ярамый. Шуңа күрә шәхси хуҗалыкларында мөгезле эре терлеге булганнар терлектән анализга кан алуны тәэмин итәргә тиеш. Лейкозга анализ уңай булган очракта, сезгә мондый хайванның кирәкме-юкмы икәне турында уйларга кирәк.
Мәктәпләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре җитәкчеләрен дә кисәтәсе килә - балаларга азык әзерләү өчен халыктан сөт сатып алу турында карарны мөстәкыйль кабул итмәгез, ветеринария оешмасы белгечләре белән киңәшегез. Сөт сатып алганда сатучыдан аның чисталыгын раслаучы документлар таләп итә аласыз.
Ә. Латфуллин,
шәһәр һәм районның баш ветеринария табибы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев