Сәламәтлек

Малярия – куркыныч авыру

Малярия - бизгәк приступы, анемия, бөер һәм талак зураю белән характерланучы кискен йогышлы авыру. Россия территориясендә бу авыру тулысынча юк ителсә дә, соңгы елларда аны чит илләргә йөрүчеләр алып кайта. 2000-2010 елларда безнең илдә авыру йоктырып кайтуның 3998 очрагы теркәлгән. 2011 елда бер очрак ачыкланган - аны Һиндстанга чыгучы хатыннан...

Малярия - бизгәк приступы, анемия, бөер һәм талак зураю белән характерланучы кискен йогышлы авыру.

Россия территориясендә бу авыру тулысынча юк ителсә дә, соңгы елларда аны чит илләргә йөрүчеләр алып кайта. 2000-2010 елларда безнең илдә авыру йоктырып кайтуның 3998 очрагы теркәлгән. 2011 елда бер очрак ачыкланган - аны Һиндстанга чыгучы хатыннан тапканнар. Кеше организмына авыру паразитлары вируслы черки тешләү нәтиҗәсендә эләгә. Черки тешләгәннән соң авыру баш калкытканчы 11-21 көн вакыт үтәргә мөмкин. Авыру көнаралаш, ике көнгә бер кабатланучы көчле тән температурасы күтәрелү, туңдыру белән башлана. Тән температурасы төшкәндә тирләү күзәтелә. Приступ вакытында көчле итеп баш, мускуллар авырта. Тропик малярия аеруча авыр, кеше хәтта аңын югалтырга, ә тиз арада тиешле ярдәм күрсәтелмәгәндә, үлеп китәргә мөмкин.

Әлеге авыруны ике юл белән кисәтеп була:

- бу химия профилактика - кешенең маляриягә каршы медицина препаратлары эчүе;

- черки тешләүдән саклану.

Саклануга килгәндә, чит илдә ял иткәндә, эңгер-меңгер вакытта бинада булырга тырышу, чыбылдык эчендә йоклау, бүлмәне махсус препаратлар белән эшкәртеп җилләтү зарур. Эссе климатлы илләрдә, аеруча тропик зоналарда малярия йоктыру куркынычы зур булуын исегездән чыгармагыз һәм алдан саклык чаралары күрегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Малярия – куркыныч авыру
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Сәламәтлек