Сәламәтлек

Медицина учреждениеләре яңара

Республика программасы нигезендә авыл җирләрендәге фельдшер-акушерлык пунктларын төзекләндерү эшләре быел да дәвам итә. Районыбызда да әлеге программа кысаларында җитди эш бара. Бүгенге көндә ФАПларны төзекләндерү торышы турында тулы мәгълүматны үзәк дәваханә баш табибы Владимир Гуров бирә: - Соңгы елларда республикада медицина учреждениеләрен яңарту алгы планга чыкты. Без моны бик шатланып...

Республика программасы нигезендә авыл җирләрендәге фельдшер-акушерлык пунктларын төзекләндерү эшләре быел да дәвам итә. Районыбызда да әлеге программа кысаларында җитди эш бара. Бүгенге көндә ФАПларны төзекләндерү торышы турында тулы мәгълүматны үзәк дәваханә баш табибы Владимир Гуров бирә:

- Соңгы елларда республикада медицина учреждениеләрен яңарту алгы планга чыкты. Без моны бик шатланып кабул иттек. Хәтта республикада беренче табиб амбулаториясе, патологоанотомия бүлеге бездә аякка басты. Авыл җирләрендә беренче медицина ярдәме күрсәтү учреждениеләрендә уңай шартлар тудыру мөһим борылыш булды. Әлбәттә, мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый. Быел без 4 авылда ФАПларны инде яз башыннан ук төзекләндерүгә керештек. Урта Пәнәче, Якты Күл, Кара-Елга, Урсай авыллары медицина пунктларында эчке төзекләндерү эшләре, түбә яңарту, электр, җылыту системаларын, тәрәзәләр алыштыру, керү комплексын ясау эшләре башкарыла. Республикадан һәр ФАП өчен 100 мең сум акча бүлеп бирелү сәбәпле, без иң беренче чиратта төзекләндерү таләп иткән урыннарны яңарту планын куйдык. Төзекләндерү эшләрен районның "Старк" подряд оешмасы югары сыйфат белән башкара. Апрель аеннан Бигештә табиб амблуаториясе капиталь төзекләндерелә башлады. Моның өчен 2 миллион сум акча бүлеп бирелде. Хәзерге вакытта биредә процедура, прививкалар ясау бүлмәләре төзекләндерелә. Киләчәктә ул якын-тирә авылларда яшәүчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык уңай шартлар тудырылган бина булачак. Моннан тыш, Поручик авылында халык соравы буенча модульле ФАП төзелә. Инде узган ел ахырында ук кирәкле документлар эшләнелеп, бина урнашачак урынга су, электр үткәрелде. Ул Аксар авылындагы кебек модульле ФАП булачак. Аның мәйданы 62,5 квадрат метр итеп планлаштырылды. Тиз төзелә торган бина Азнакайның "Нефтемаш" заводында эшләнә. Әлбәттә, болар барысы да киләчәктә кешеләргә медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын яхшыртуга зур этәргеч бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Медицина учреждениеләре яңара
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Сәламәтлек