Бүген 7нче мәктәптә 2012-2015 елларга кабул ителгән "Мәктәп сөте" муниципаль программасы үтәлеше "түгәрәк өстәл" артында сөйләшүләрдә тикшерелде. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Роберт Халитов, мәгариф идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Гөлчәчәк Галимова, депутатлар, мәктәп директорлары, балалар туклануы өчен җаваплы затләр катнашты. Әлеге программа нигезендә башлангыч сыйныфларда укучы балалар атнага ике тапкыр...
Бүген 7нче мәктәптә 2012-2015 елларга кабул ителгән "Мәктәп сөте" муниципаль программасы үтәлеше "түгәрәк өстәл" артында сөйләшүләрдә тикшерелде. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Роберт Халитов, мәгариф идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Гөлчәчәк Галимова, депутатлар, мәктәп директорлары, балалар туклануы өчен җаваплы затләр катнашты.
Әлеге программа нигезендә башлангыч сыйныфларда укучы балалар атнага ике тапкыр регуляр төстә йодлаштырылган сөт эчә. Шәһәр мәктәпләрендә ул - 1718, авылларда 518 балага бирелә. Моның өчен җирле бюджеттан 2012 елга 394430 сум акча бүленгән. "Түгәрәк өстәл" артында сөйләшүләрдә мәктәп директорлары "Мәктәп сөте" программасының бик тә кирәкле булуын, алга таба аны өлкән сыйныфларда укучылар өчен дә эшләү тәкъдиме белән чыктылар. Ә проблемаларга килгәндә, бу ел башыннан авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларына да тәгаенләнгән йодлаштырылган сөтнең, тиешле вакытта килеп җитмәү очраклары әйтелде. Бу хәл бигрәк тә аз комплектлы авыл мәктәпләрендә күзәтелә. Чөнки сөт заводы 5-6 бала өчен 1-2 литр сөтне ерак авылларга илтүдән зыян күрә. Роберт Халитов алга таба бу проблеманы чишү юлларын эзләргә кирәклегенә басым ясады. "Түгәрәк өстәл" артында яңгыраган һәр фикер игътибарга алынды. Тулы язманы "Зәй офыклары" газетасыннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев