Сәламәтлек

Мохтаҗларга – ярдәм

Республика ветераннар советы инвалидларга ярдәм йөзеннән хәрәкәтләнү, тернәкләнү өчен кирәкле булган махсус җиһазларны аларга чикләнмәгән вакытка прокатка бирүне оештыра. Мондый җайланмалар - гади таяк, култык таяклары, тигез урында хәрәкәт итүгә уңайлы ходуноклар безнең район үзәк дәваханәсенә дә кайтарылды. Әлеге әйберләргә мохтаҗлар дәваханәгә шалтыратып хәбәр итүләрен сораган белдерү массакүләм мәгълүмат чараларында...

Республика ветераннар советы инвалидларга ярдәм йөзеннән хәрәкәтләнү, тернәкләнү өчен кирәкле булган махсус җиһазларны аларга чикләнмәгән вакытка прокатка бирүне оештыра. Мондый җайланмалар - гади таяк, култык таяклары, тигез урында хәрәкәт итүгә уңайлы ходуноклар безнең район үзәк дәваханәсенә дә кайтарылды. Әлеге әйберләргә мохтаҗлар дәваханәгә шалтыратып хәбәр итүләрен сораган белдерү массакүләм мәгълүмат чараларында игълан ителгән иде.

Шундый вакыйганың берсе шәһәрдәшебез Раиса Евсеева фатирында булды. Аңа үзәк дәваханә белгече хәрәкәтләнү өчен уңайлы булган өр-яңа ходунки тапшырды.

Раиса Васильевна 32 ел гомерен сатучы һөнәренә багышлаган. Күп вакытын аяк өстендә уздыру эзсез калмаган. 82 яшьлек апа бик авыр хәрәкәтләнә, ишек ачарга да ул көч-хәл белән килде.

- Урамга соңгы елда бөтенләй чыга алмыйм, социаль яклау идарәсеннән килеп ярдәм итәләр үземә. Күршем газетада ходуноклар бирелү турындагы белдерүне укыгач, тиз арада шалтыраттым. Менә китереп тә җиткерделәр. Ярдәмгә мохтаҗларга мондый булышлык күрсәтүчеләргә рәхмәтнең чиге юк, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Мохтаҗларга – ярдәм
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Сәламәтлек