Сәламәтлек

Моны белергә кирәк

Гельминтлар - кеше һәм хайваннар организмында яшәүче паразит суалчаннар. Гельминтоз - гельминтлар китереп чыгаручы авыру. Аксаридоз аксаридлардан барлыкка килә. Аскаридлар - зур гельминтлар 20-30 сантиметр озынлыкка кадәр җитә, алар яңгыр суалчаннарына охшаган. Исән аскаридлар - алсу, ә үлгәннәре ачык сары, ак төстә була. Алар кешенең нечкә эчәгендә яши, һәркайсы көненә...

Гельминтлар - кеше һәм хайваннар организмында яшәүче паразит суалчаннар. Гельминтоз - гельминтлар китереп чыгаручы авыру. Аксаридоз аксаридлардан барлыкка килә.

Аскаридлар - зур гельминтлар 20-30 сантиметр озынлыкка кадәр җитә, алар яңгыр суалчаннарына охшаган. Исән аскаридлар - алсу, ә үлгәннәре ачык сары, ак төстә була. Алар кешенең нечкә эчәгендә яши, һәркайсы көненә 200ләп күкәй сала, авыру кешенең тәрәте аша тышкы тирәлеккә бүленеп чыгып, күкәйләр туфракка, яшелчә, җиләк-җимешкә эләгә. Тиешле температура һәм дымлы һавада күкәй эчендә личинкалар үсә.

Аскаридның өлгергән күкәйләре эчәккә эләгеп, кеше организмын зарарлый. Бу күкәйләр бигрәк тә пычрак куллар яки зарарланган туфракта үскән, юылмаган яшелчә, җиләк-җимеш аша организмга эләгә. Аскаридлар белән ачык, төзек булмаган кое, шулай ук елга, буа, күлләрдән су эчкәндә дә зарарланырга мөмкин. Чебен пычраткан ризыклар куллану да куркыныч.

Бу авыруны йоктыруны белдерүче төп клиник билгеләр булып күңел болгану, косу, эч авырту тора. Моннан тыш, нерв системасы ягыннан да үзгәрешләр булырга мөмкин: бу - баш авырту, ярсучанлык, начар йоклау. Еш кына аскаридозның җиңел, бернинди билгеләрсез булуы күзәтелә.

Аскаридоз йоктырудан саклану өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәгез:

- ашар алдыннан, бәдрәфтән соң кулларыгызны сабын белән юыгыз;

- балаларга бармакларын авызга кабарга һәм тырнакларын кимерергә рөхсәт итмәгез, тырнакларын кыска итеп кисеп йөртегез;

- яшелчә, җиләк-җимешне кулланыр алдыннан юыгыз;

- азык-төлекне чебеннәр кермәслек итеп саклагыз.

Бу кагыйдәләрне үтәп, сез үзегезне һәм янәшә-тирәдәгеләрне аскаридоздан сакларсыз.

Н. Моторина,

табиб ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Моны белергә кирәк
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Сәламәтлек