24 март Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан туберкулезга каршы көрәш көне дип игълан ителде. Бу дата очраклы гына сайланмаган, чөнки 1882 елда нәкъ менә шушы көнне Роберт Кох туберкулезны кузгатучы таякчыкларны уйлап таба. Туберкулез - кешелек дөньясында билгеле булган иң борынгы йогышлы авыруларның берсе. Бүген дә аңа каршы көрәш актуальлеген...
24 март Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан туберкулезга каршы көрәш көне дип игълан ителде. Бу дата очраклы гына сайланмаган, чөнки 1882 елда нәкъ менә шушы көнне Роберт Кох туберкулезны кузгатучы таякчыкларны уйлап таба. Туберкулез - кешелек дөньясында билгеле булган иң борынгы йогышлы авыруларның берсе. Бүген дә аңа каршы көрәш актуальлеген югалтмый. Дөньяда ел саен миллиардлаган кеше туберкулез йоктыра, 20 миллионнан артыгы шушы авырудан интегә, 4-5 миллионы бу инфекциядән үлә.
Татарстанда ел саен туберкулез белән авыруның 2000нән артык очрагы теркәлә. Иң күп авыручылар - 18-49 яшьлекләр (63,7 процент). 14 яшькәчә балалар авыручыларның - 3,5, яшүсмерләр 1,1 процентын тәшкил итә. Ел саен республикада туберкулездан 300-350 кеше үлә.
Район үзәк дәваханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген бездә 45 авыру исәптә тора. Аларның 25е - узган ел, 5се быел ачыкланган.
Туберкулез - йогышлы авыру, ул бик күп клиник төрдә характерлана. Инфекция чыганагы булып төрле формада туберкулез белән авыручы кеше тора. Әйләнә-тирәдәгеләр өчен иң куркынычы - тын юллары туберкулезы белән авыру кешеләр. Кеше туберкулез белән һава-тамчы, һава-тузан юлы, инфекцияле ризык, бигрәк тә туберкулез белән авырган хайван ите, сөт аша зарарланырга мөмкин. Шуңа күрә тиешсез җирдә сәүдә нокталарыннан ит, сөт ризыклары сатып алу аеруча куркыныч.
Авыруны кузгатучы булып туберкулез микобактерияләре тора. Алар ярты елга кадәр яшәргә сәләтле, тузан бөртекләрендә атна-айлар дәвамында саклана. Туберкулез авырулы сыердан савылган, тиешле термик эшкәртү үтмәгән сөт һәм сөт ризыкларында да бактерияләр берничә ай сакланырга мөмкин. Микобактерияләрне үтерү өчен кояш нурлары, бигрәк тә ультрашәмәхә нурлар файдалы. Бүген туберкулезга каршы көрәштә төп профилактик чара булып флюорографик күзәтү үтү тора. Аны 15 яшьтән өлкән һәр кеше кимендә елга бер мәртәбә үтәргә тиеш.
Туберкулез авыруының башлану билгеләре төрле. Күп очракта ул тиз аручанлык, бигрәк тә кичке якта хәлсезләнү белән башлана. Аппетит югала, кеше нык тирли (бигрәк тә төнлә), гәүдә авырлыгы кими, тән температурасы гадәттәгедән югарырак була, физик эш вакытында тын кысыла, какырыклы ютәл барлыкка килә (ул үлекле, канлы булырга мөмкин). Мондый билгеләр күзәтелгәндә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү зарур.
А. Төхвәтуллин,
гигиена һәм эпидемиология үзәге баш табибы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев