Россия - дөньяда талпаннардан күчүче йогышлы авырулар билгеле булган илләрнең берсе. Ел саен табибларга, талпан кадалу сәбәпле, берничә йөз мең кеше мөрәҗәгать итә. Урман бетләрендә булган вируслар, бактерияләр кешедә талпан энцефалиты, Лайма, Бабеиоз, Эрлихиоз, геморрагик бизгәк һәм башка авырулар китереп чыгара. Россиядә талпан энцефалиты һәм боррелиоз белән авыруның 2-10 мең...
Россия - дөньяда талпаннардан күчүче йогышлы авырулар билгеле булган илләрнең берсе. Ел саен табибларга, талпан кадалу сәбәпле, берничә йөз мең кеше мөрәҗәгать итә. Урман бетләрендә булган вируслар, бактерияләр кешедә талпан энцефалиты, Лайма, Бабеиоз, Эрлихиоз, геморрагик бизгәк һәм башка авырулар китереп чыгара.
Россиядә талпан энцефалиты һәм боррелиоз белән авыруның 2-10 мең очрагы теркәлә. Узган ел районда талпан боррелиозы белән авыруның 13 очрагы билгеле. Быел 30 апрельгә булган мәгълүматлар да сөенерлек түгел: табибларга, талпан кадалып, 41 кеше мөрәҗәгать итте, шуларның 9ы - балалар.
Талпан кадалу нәтиҗәсендә килеп чыккан авыруларның барысының да диярлек билгеләре бертөрле. Аларга сезонлылык хас, авыру чыганагы табигать белән бәйле һәм ул бизгәк тоту, агулану билгеләре барлыкка килү, нерв системасы зарарлану, тәнгә таплар чыгу белән башлана.
Талпан бигрәк тә муен, култык асты, күкрәк читлеге, касыкка кадалучан. Кайвакыт кеше аны, кан суырып, зурайгач кына күреп алырга мөмкин. Безнең якларда күпчелек талпан боррелиозы (Лайма авыруы) күзәтелә. Аны талпаннан күчкән спирохет бактериясе китереп чыгара. Ул кешенең тән тиресен, нерв системасын, терәк-хәрәкәт аппаратын, йөрәген зарарлый.
Лайма авыруын йоктыручы әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч түгел. Талпан селәгәе белән кеше организмына кергән боррелияләр әлеге урында берничә көн дәвамында үрчи һәм тәннең башка өлешләренә, баш миенә, буыннарга тарала. Боррелияләр еллар дәвамында кеше организмында сакланырга, авыруның беренче билгеләре күренгәнче 2-30 көн вакыт үтәргә мөмкин. Авыру талпан кадалган урынның кызаруы, кычытуы, шешүе белән башлана. Җиңелчә баш авыртырга мөмкин, талпан тешләгән урынның сизгерлеге кими. Тән температурасы 38 градуска кадәр күтәрелә, калтырата. Ә бер ай-ай ярымнан нерв системасы зарарлану, йөрәк, буыннар эшчәнлеге бозылу сизелә.
Лайма авыруыннан йогышлы авырулар бүлегендә ятып дәваланырга кирәк. Иң беренче чиратта кеше организмындагы боррелияне юкка чыгару мөһим. Чөнки ул бетерелмәгәндә, авыруның хроникка әйләнү һәм кешенең инвалид калу куркынычы бар. Мондый авыру йоктырып терелүчеләр 2 ел дәвамында медицина күзәтүе үтеп торырга тиеш.
Талпаннардан саклану өчен язгы-көзге чорда урманнарга барганда тәнне каплый торган кием кию һәм махсус препаратлар сиптерү мәгъкул. Талпан кадалган очракта, табибка күренү зарур.
Ә. Нәбиуллин,
табиб-инфекционист.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев