Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Сәламәтлек

Санитар эпидемиологик хәл торышы буенча кайбер чикләүләр кертелә

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, республикада грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекция белән авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 82 процентка артып киткән.

Татарстан Республикасы территориясендә грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекция белән авыручылар санының интенсивлыгын киметү максаттында 15 декабрьдән башлап чикләү чаралары кертелде. Тиешле карарны Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе, республиканың баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина имзалады.
Документ нигезендә, медицина учреждениеләрендә ятып дәваланучылар янына керү, (авыр хәлдәгеләрне караучылардан тыш), шулай ук балалар һәм өлкәннәр тәүлек буе була торган учреждениеләргә керү чикләнә.
Дәваханәләрдә, транспорт чараларында, тәүлек буе балалар һәм өлкәннәр булган медицина оешмасына килүчеләргә һәм персонал өчен мәҗбүри битлек режимы кертелә.
Грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекция белән бәйле рәвештә, белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеге алып баручы оешмаларда сыйныфта яки төркемдә 20 проценттан артык бала авырганда укыту һәм тәрбия бирү процессы туктатылачак.

Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев