Сәламәтлек

Шартлар яхшыра

«Югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүне үстерү, авыруларны кисәтү тулаем сәламәтлек саклау системасын камилләштерү белән бергә барырга тиеш». Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына Юлламасыннан Ул, беренче чиратта, югары дәрәҗәдәге медицина ярдәмен һәркем алырлык, дәвалану өчен уңайлы шартлар тудыруны күздә тота. Бу - мөһим мәсьәлә муниципаль район җитәкчелегенең даими игътибар үзәгендә....

«Югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүне үстерү, авыруларны кисәтү тулаем сәламәтлек саклау системасын камилләштерү белән бергә барырга тиеш».

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына Юлламасыннан

Ул, беренче чиратта, югары дәрәҗәдәге медицина ярдәмен һәркем алырлык, дәвалану өчен уңайлы шартлар тудыруны күздә тота. Бу - мөһим мәсьәлә муниципаль район җитәкчелегенең даими игътибар үзәгендә. Тармакның матди-техник базасын ныгыту, медицина персоналы һәм авырулар өчен шартлар тудыру - моның ачык мисалы. Бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек авыруларны кабул итү һәм балаларны дәвалау бүлекләрен реконструкцияләүне без күптәннән көттек.

Авыруларны кабул итү бүлегендә төзекләндерү эшләре тулысынча төгәлләнде инде. Хәзер исә бүлекне җиһазлау эшләре бара. Бер ай эчендә дәваханәнең хирургия корпусы беренче каты танымаслык булып үзгәрде. Үзәк дәваханә территориясенә килеп керүгә үк әллә кайдан үзенә җәлеп итеп торган, зур хәрефләр белән "Авыруларны кабул итү бүлеге" дип язылган медицина корпусын тиз арада ярдәм кирәк булган кешегә эзләп йөрисе юк. Хәтта тышкы ишеккә урнаштырылган видеокамера аша дежур шәфкать туташы, авыруны ишегалдыннан ук күреп алып, тиз арада ярдәм итү чарасын күрә алачак.

- Авыруларны кабул итү бүлеген медицина ярдәменә мохтаҗларга уңайлы булсын өчен бөтен нечкәлекләрне күз уңында тотып эшләргә тырыштык. "Техстрой" ширкәте төзүчеләре эшне бөтен таләпләргә җавап бирерлек итеп сыйфатлы һәм тиз арада башкарды, - ди баш табиб Владимир Гуров.

Чыннан да, бүлеккә керүгә, үзеңне чит ил киноларындагы яхшы клиникада кебек хис итәсең. Биредә һәр кабинет, һәр җиһаз тиз арада беренче медицина ярдәме күрсәтүне күздә тотып эшләнгән. Медицина хезмәткәрләре өчен тикшерү кабинетлары (смотровой), яраларны бәйләү өчен ультрамиләүшә нурлар белән даими чистартылып торучы процедуралар кабинеты, төрле гадәттән тыш хәлләргә очрап яраланган кешеләргә кече операцияләр ясау бүлмәсе, реанимация, анализлар алу өчен лаборатория, зур гына рентген кабинет, сөяк сыну ачыкланган очракта тиз арада гипс салу урыны, ЭКГ, күчмә УЗИ аппараты урнаштыру өчен кабинетлар, санитар бүлмәләр булдырылган. Санитар бүлмәнең берсе авыруны каталкада яткан килеш юындыру өчен махсус эшләнгән. Моннан тыш, авыруларны кабул итү бүлегендә яшәү урыны булмаган кешеләр өчен дә изоляцияләнгән бүлмәләр бар. Биредә әлеге категория кешеләр беренче медицина ярдәме алып, яисә кунып чыга алалар.

Дәваханә табиблары һәм шәфкать туташларына ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәте персоналы да булышачак. Баш табиб әйтүенчә, әгәр авыруга тиз арада операция яисә ниндидер медицина препараты куллану кирәк булганда, янәшәдә генә табиб булмаган очракта, ашыгыч ярдәм фельдшеры бу эшне үз өстенә алачак. Кыскасы, авыруларны кабул итү бүлеге медицина ярдәменә мохтаҗ кешеләргә бер урында беренче ярдәм күрсәтүгә корылган.

Әйтеп үтелгәнчә, үзәк дәваханәнең балаларны дәвалау бүлегендә дә күләмле төзекләндерү эшләре төгәлләнү алдында. Күп санлы әти-әниләр соравын исәпкә алып, район башлыгы Татьяна Воропаева тырышлыгы белән бүлектәге ремонт эшләре республика бюджетыннан финанслана. Әлеге максатка 12 млн сум акча тотыла. Биредә хәзер төзүчеләр бизәү эшләре белән мәшгуль. Беренче катта авыру балаларны кабул итү бүлеге булачак. Биредә төрле дәвалау кабинетлары, медицина тикшерүе бүлмәләре урын ала. Ә икенче катта 22 урынга исәпләнгән палаталар. Бер палатага ике койка куела. Уңайлы булсын өчен ике палата бер бокска берләштерелгән, алар арасындагы кечкенә коридорда туалет, юыну урыннары бар. Туклану һәм балаларга уйнау өчен махсус бүлмәләр әзерләнгән. Бүгенге көндә балалар бүлегенә җиһазлар, дәвалау аппаратлары юллау мәсьәләсе хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Шартлар яхшыра
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Сәламәтлек