Сәламәтлек

Сәламәтлегеңә битараф булма

Соңгы елларда дөньяда яман шеш диагнозы куелучылар саны арта баруны ассызыклый белгечләр. Бигрәк тә аның яшьләрдә, хәтта балаларда ачыклану очраклары артуга борчыла табиблар. Моңа беренче чиратта экология торышы, яман гадәтләргә тартылу, төрле стресслар сәбәп була. Шунысын да истән чыгармаска кирәк, әгәр нәсел-нәсәптә бу авыру бар икән, аның аннан соңгы буыннарда...

Соңгы елларда дөньяда яман шеш диагнозы куелучылар саны арта баруны ассызыклый белгечләр. Бигрәк тә аның яшьләрдә, хәтта балаларда ачыклану очраклары артуга борчыла табиблар. Моңа беренче чиратта экология торышы, яман гадәтләргә тартылу, төрле стресслар сәбәп була. Шунысын да истән чыгармаска кирәк, әгәр нәсел-нәсәптә бу авыру бар икән, аның аннан соңгы буыннарда да килеп чыгу куркынычы булуын әйтә белгечләр.

Статистикага күз салсак, планетада яшәүчеләрне үлемгә китергән сәбәпләр арасында онкология авырулары өченче урында тора. Татарстанда гына да ел саен 10 мең кешедә онкологик авыру булуы ачыклана. Безнең районны да бу проблема читләтеп үтми. Үзәк дәваханәдә махсус исәптә бүгенге көндә 993 кеше тора, шуның 9ы - бала.

- Соңгы дүрт елдагы мәгълүматларга күз салсак, бу яман авыруның арта баруын аңларга була. Мәсәлән, 2010 елда - 160, 2011дә - 165, 2012дә - 204, 2013 елның 8 аенда 140 кеше исәпкә алынды. Әмма бу саннарның үсә баруыннан куркып, үз эчеңә бикләнеп, авыруны яшерергә ярамый. Онкологик авыруларны иртә стадиядә ачыклап, үз вакытында дәвалау кеше гомерен саклап калырга ярдәм итә. Моннан 5-10 ел элек белән чагыштырганда хәзер медицина яман шеш авыруларын дәвалау, операция юлы белән кешеләрне аякка бастыруда күпкә алга китте. Онкологик авыруларны ачыклау буенча еш үткәрелгән тикшерүләр авыруны азып кит-кәнче авызлыклау мөмкинлеге бирә. Безнең дәваханәдә онкокабинет эшли, хирургия бүлегендә дәвалану өчен уңайлыклар тудырылган, - ди баш табиб Владимир Гуров.

Моның өчен үзәк дәваханәгә төгәл диагностика үткәрү максатында заманча медицина җиһазлары кайтартылган. Болар - рентген аппарат, флюорограф, маммограф, УЗИ аппаратурасы, эндоскопик җиһаз, ФГДС, колоноскоп һ. б. Мәсәлән, эндоскопик алым белән тикшерү нәтиҗәсендә агымдагы елда күзәтү узган 1902 кешенең 14ендә - ашказаны, 2сендә - үңәч, 5сендә юан эчәк яман шеше ачыкланган. 9 айда барлыгы 21398 райондашыбыз флюорографик күзәтү узган, шуларның 4сенең үпкәсендә онкологик авыру булуы беленгән. Кан анализларын даими тапшырып тикшерелеп тору да зыян итми, бу шулай ук куркыныч чирне иртә стадиядә ачыклап, дәвалауның бер ысулы булып тора. Шуңа күрә һич кенә дә диспансеризация үтүне кирәксез эш дип санарга, даими медицина күзәтүе узып торуны кичектерергә ярамый, ди белгечләр.

2012 елда районда беренче урында тире яман шеше (27 очрак) торган, быел да ул үз урынын бирми (19 очрак). Тын юллары, үпкәдә бу куркыныч авыру ачыкланучылар агымдагы елның сигез аенда - 15, эчәклекләрдә - 18, сөт бизләре, ашказанында 10ар очрак теркәлгән. Онкологик авыруларның катлаулы стадиягә җитү очраклары районда 29,3 процентта исәпләнә. Владимир Гуров билгеләп үткәнчә, авыруны бу дәрәҗәгә китереп җиткерүнең сәбәбе - кешеләрнең мондый диагноздан куркуы, даими төстә медицина күзәтүе үтмәве. Кызганыч, кешеләр аңына онкология белән авыру үлемгә китерә, дигән фикер кереп оялаган. Ә белгечләр авыру иртә стадиядә ачыкланганда, аны дәвалау мөмкин дип белдерә. Хәзер якын-тирә районнарда яшәүчеләргә уңайлылык тудыру максатында Әлмәттә дә республика онкология диспансерының филиалы ачылды.

Яман шеш авыруын профилактикалау буларак белгечләр А, Е витаминнарына бай азык-төлек кулланырга тәкъдим итә. Цитруслар, томат, сарымсак, виноград, яшел чәй антиоксидантларга бай һәм алар ирекле радикаллар белән көрәшергә сәләтле. Моннан тыш, әлеге продуктларда клетчаткалар күп, алар тиз арада организмнан чыгарыла. Бу исә эчәклекләрдә начар матдәләр җыелып ятуга ирек бирми. Шулай ук спорт белән даими шөгыльләнү, начар гадәт-ләрдән арыну, тиешенчә йоклау, уңай эмоцияләр яман шештән саклануның бер өлеше булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Сәламәтлегеңә битараф булма
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Сәламәтлек