Бу атнада район үзәк дәваханәсендә «Сәламәтлек мәктәбе» яңадан үз эшен башлады. Ул төрле авыруларга, бигрәк тә хроник чирләрдән интегүчеләргә үз-үзләренә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтү, авыруның кинәт көчәеп китүенә юл куймау өчен профилактик чаралар үткәрү кирәклеген искәртү максатында оештырыла. «Сәламәтлек мәктәбе» эшчәнлеген узган язда башлаган иде. Чөнки төрле хроник чирләрнең кискенләшүе...
Бу атнада район үзәк дәваханәсендә «Сәламәтлек мәктәбе» яңадан үз эшен башлады. Ул төрле авыруларга, бигрәк тә хроник чирләрдән интегүчеләргә үз-үзләренә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтү, авыруның кинәт көчәеп китүенә юл куймау өчен профилактик чаралар үткәрү кирәклеген искәртү максатында оештырыла.
«Сәламәтлек мәктәбе» эшчәнлеген узган язда башлаган иде. Чөнки төрле хроник чирләрнең кискенләшүе нәкъ менә табигатьнең үзгәреш кичергән язгы-көзге чорына туры килә. Бу вакытта сәламәтлеккә үтә игътибарлы булу сорала. Үзәк дәваханә табиблары төрле темаларга махсус дәресләр үткәреп, аңлату эшләре алып баруның мөһим булуын әйтәләр.
Беренче дәрес гипертония белән авыручылар (йөрәк-кан тамыры эшчәнлеге бозылу) өчен үткәрелде. Аны терапия бүлеге мөдире Резеда Вәлиуллина алып барды.
- Күп вакытта авырулар үзләрен һәрчак тиешле нормада тотарга кирәклеген онытып җибәрәләр. Билгеләнгән диетадан чыгу, юкка да борчылу һәм башка факторлар чирнең кискен-ләшүенә китерә. Шуңа күрә без мондый дәресләр үткәреп, аңлату эшләрен даими алып барырга кирәк дип исәплибез. Кешеләр үзләре дә дәресләрдә теләп катнашалар, үзләрен борчыган сорауларга җавап алалар, - ди ул.
Районда бүген, кан басымы күтәрелеп, табибларга еш мөрәҗәгать итүче 3208 кеше исәпләнә: шуларның 1922сенә гипертония диагнозы куелган. Әлеге чир, беренче чиратта, баш мие, йөрәк-кан тамырлары, күз, бөер эшчәнлегенә тәэсир итә. Авыруның кискенләшүен баш авырту, тын кысыла башлау билгеләре аша белергә мөмкин. Резеда Вәлиуллина гипертония диагнозлы кешеләргә иртән һәм кич кан басымын үлчәп тору, көн дә саф һавада җәяүләп йөрү, диета буенча гына туклану мөһимлеген искәртте, кан басымын ничек дөрес итеп үлчәргә кирәклеген экранда күрсәтте.
Дәресне тыңларга килгән өлкән кешеләр табибка үзләрен борчыган сорауларны бирделәр. Галина Лобанова гипертония диагнозы белән исәптә 10 ел тора. Ул төнлә йоклый алмавыннан зарланды. Табиб аңа язгы һәм көзге чорда кан тамырларын киңәйтү өчен махсус препаратлар кирәк булуын, бу турыда үзенең табибы белән киңәшләшү мөһимлеген әйтте. Ә Роза Фәйзуллинада әлеге авыру 21 яшьтә ачыкланган. Гимнастика белән даими шөгыльләнү, көн дә кимендә 3 километр җәяү йөрү, баллы, тозлы ризыклар кулланмау, майсызландырылган сөт ризыкларын даими эчү нәтиҗәсендә ул чирнең кискенләшүенә юл куймый. Роза ханым башкаларга да үзенең көнлек расписаниесен тәкъдим итте. Резеда Вәлиуллина аны башкаларга үрнәк итеп куйды һәм гипертония авыруына каршы көрәш ысулларын өйрәтүче дәресләрнең дәвам итәчәген белдерде. Өлкәннәргә уңайлы булсын өчен «Сәламәтлек дәресләре»н Мирный, Иске Зәй бистәләрендә дә алып бару планлаштырыла. Киләчәктә дәресләр темасы халык соравы буенча билгеләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев