Сәламәтлек

Су сыйфаты яхшырган

Татарстан Республикасы буенча "Роспотребнадзор" идарәсе Зәй территориаль бүлеге хезмәткәрләре туклану сыйфатлы булсын өчен җитди контрольлек итә. Узган ел туклану продуктларының сыйфатына, саклану таләпләренә күзәтчелек итү максатында алар тарафыннан 17124 тикшерү үткәрелгән. Сыйфатны билгеләү һәм азыкның микробиологик куркынычсызлыгын ачыклау өчен ясалган анализлар сәүдә нокталарына читтән керүче продуктларның, үзебездә җитештерелгәннәренә карый, түбәнрәк...

Татарстан Республикасы буенча "Роспотребнадзор" идарәсе Зәй территориаль бүлеге хезмәткәрләре туклану сыйфатлы булсын өчен җитди контрольлек итә. Узган ел туклану продуктларының сыйфатына, саклану таләпләренә күзәтчелек итү максатында алар тарафыннан 17124 тикшерү үткәрелгән. Сыйфатны билгеләү һәм азыкның микробиологик куркынычсызлыгын ачыклау өчен ясалган анализлар сәүдә нокталарына читтән керүче продуктларның, үзебездә җитештерелгәннәренә карый, түбәнрәк сыйфатлы булуын күрсәтә.

Хәзерге вакытта туклану продуктлары күпчелек очракта полимер материалларга төреп сатыла. Аларның азыкка зыян китермәве бик мөһим. Шуңа күрә санитар белгечләр әлеге төргәкләү материалларын да лаборатор тикшерәләр. Узган елда азык-төлекнең аңа бәйле рәвештә нитрозаминнар, пестицидлар, авыр металл тозлары белән зарарлануы теркәлмәгән. Шулай ук сөт заводы, казылык җитештерү цехлары продуктлары да кварталга бер мәртәбә составында антибиотиклар, гистаминнар, генно-модифицик организмнар булуга юл куймау максатында тикшерелеп тора.

2011 ел халыкны югары сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итү елы буларак та билгеләнгән иде. Чөнки шәһәр һәм район халкы тулысы белән җир асты чыганакларыннан килүче табигый чиста су куллана. Авыл җирләрендә суүткәргечләр алыштырылып, су челтәрләренә капиталь төзекләндерү үткәрелгәч, санитар хезмәткәрләр алардан анализлар алдылар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча эчә торган суга куелган СанПин таләпләренә тулысынча җавап бирә ди, районның баш санитар табибы Икълимә Стефанова. Эчә торган суның микробиологик күрсәткечләре күпкә яхшырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Су сыйфаты яхшырган
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Сәламәтлек