Зәйдә балалар белән эшләүче шәфкать туташлары, участок медицина хезмәткәрләре, фельдшерлар катнашында "Иртә яшьтән үк баланың үсеше һәм туклануы. Тиешле вакыттан иртәрәк туган балаларны тәрбияләү үзенчәлекләре" темасына республика семинары узды. Анда 6 район - Минзәлә, Сарман, Мөслим, Актаныш, Яңа Чишмә, Зәйдән медицина хезмәткәрләре катнашты. Безнең райондагы әлеге эшнең куелышы турында семинарда...
Зәйдә балалар белән эшләүче шәфкать туташлары, участок медицина хезмәткәрләре, фельдшерлар катнашында "Иртә яшьтән үк баланың үсеше һәм туклануы. Тиешле вакыттан иртәрәк туган балаларны тәрбияләү үзенчәлекләре" темасына республика семинары узды. Анда 6 район - Минзәлә, Сарман, Мөслим, Актаныш, Яңа Чишмә, Зәйдән медицина хезмәткәрләре катнашты. Безнең райондагы әлеге эшнең куелышы турында семинарда баш табиб Владимир Гуров, балалар табибы Григорий Абрамов сөйләде. Шушы темага докладлар белән медицина югары уку йорты фән эшлеклеләре, республика балалар клиникасы дәваханәсе табиблары чыгыш ясады. Балаларны сәламәт итеп тәрбияләүнең үзенчәлекле ысуллары турында фикер алышулар булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев