Тозны белеп кулланабызмы?
31 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр Бөтендөнья тоз куллануны киметү атналыгы билгеләп үтелә.
Шул уңайдан Зәй район үзәк дәваханәсенең баш табибы Айдар Фатыйхов тоз кабул итүне киметү турында сөйләп, Зәйлеләргә киңәшләрен бирде..
-Тоз — азык түгел. Ул организм тарафыннан эшкәртелми һәм үзләштерелми. Аның туклыклылык кыйммәте юк. Анда витаминнар, органик яки башка туклыклы матдәләр дә юк. Киресенчә, ул бөер, үт һәм сидек куыгына, йөрәк, артериягә һәм башка кан тамырларына зыян китерә. Тоз организмнан кальцийны юып чыгаруга булыша һәм бөтен ашказаны-эчәк трактын каплап торучы лайлалы тышчага тискәре йогынты ясый. Галимнәр фикеренчә, кешегә көнгә 0,5-1 грамм тоз җитә. Организм шушы күләмне үзләштерә ала. Әмма тоз яратучылар бу норманы 15-30 тапкыр арттыра. Әлеге коточкыч сан барлык «әзер» ризыкларда булган гаять күп тоз белән аңлатыла, ул ипидә дә, сыр, ит ризыклары, консервланган яшелчәләрдә һәм башка бик күп ашамлыкларда бар.
Инде әйткәнемчә, тозның зыяны артык куллану нәтиҗәсе, бу берничә куркынычка китерергә мөмкин. Тоз куллану өчен максималь рөхсәт көненә 3 грамм. Гадәттә бу дозаның бер өлеше азык - яшелчәләр, ит, икмәк аша алына. Димәк, өстәмә тозлау кирәкме һәм күпме. Беренчедән, тозны артык куллану кан басымының күтәрелүенә китерә, димәк, йөрәк-кан тамырлары авырулары кебек инсульт куркынычын арттыра. Тозлы ризыклар куллану күз күрүенә начар йогынты ясый һәм катаракта үсеш куркынычы арта. Бүген кеше бик күп төрле тозлар куллана. Аларның һәркайсының үз кулланылышы бар – берсе салатлар өчен, икенчесе тозларга яраклы, ә өченчесе авыруларны профилактикалау буларак тәкъдим ителә. Кайсы тоз яхшырак соң? Ниндиен сатып алырга?
Тоз сайлаганда шуны истә тотарга кирәк: аш тозының һәр төре үзенчәлекләре белән аерылып тора.
Ташлы тоз. Зур соры кристалллар – балачактан ук безнең барыбызга да билгеле булган гадәти аш тозы. Аңарда минераль кушылмалар күп түгел. Аның каравы төрле органик кушылмалар җитәрлек – ком ташлары, туфрак кисәкчәләре, ташлар... Шуңа да аны ташлы тоз дип атыйлар. Ул тозлар арасында иң арзаны.
Экстра тоз. Әгәр дә әлеге атаманың мәгънәсен турыдан-туры кабул итсәк, экстра тозны барлык яктан иң яхшысы дип санарга мөмкин, әйеме? Чынлыкта исә, киресенчә. Ул химик яктан чистартылган һәм җылылык белән эшкәртелгән продукт. Аз-маз гына булса да файдалы булган бөтен кушылмалардан арындыралар экстра тозны. Шулай ук саклану срогын һәм сыйфатын арттыру өчен төрле өстәмәләр кушалар. Нәтиҗәдә ап-ак порошок килеп чыга – концентрацияләнгән натрий хлориды. Тозның файдасы бу очракта бик аз.
Аны еш кулланмагыз. Кайчак салатларга, яшелчәләргә сибәргә була. Гомумән, ризык әзерләгәндә зур кристаллы эшкәртелмәгән сорырак төсле тоз кулланырга тырышыгыз.
Йодлаштырылган тоз. Гадәти тоздан тыш, кибет киштәләрендә йодлаштырылганы да бар. Ул экологик яктан начар җирләрдә яшәүче кешеләр өчен бик файдалы. Калкансыман бизнең активлыгы артканда мондый тоз ашарга киңәш ителми. Сез йодлаштырылган продуктны сатып алганда аның нинди матдә белән баетылганына игътибар итегез: йодмы яки калий йодидымы? Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы икенчесенә өстенлек бирергә киңәш итә, чөнки нәкъ шушы формада йод тотрыклырак. Сүз уңаеннан, төрү материалында һәрвакыт «йодның файдалы гамәлдә булу срогы – 2 ел» дип язылган булырга тиеш. Әмма бу вакыт узгач, тозны ташларга кирәк дигән сүз түгел, аны кулланырга ярый. Ул бары тик гадәти тозга гына әверелә.
Тоз – кешелек кулланган иң популяр һәм иң борынгы тәмләткеч. Аңардан башка бер ризыкның да тәме булмый. Әлбәттә, нинди тоз сайласагыз да, иң мөһиме – чама белән кулланыгыз.
-Һәр кеше үзенең сәламәтлегенә игътибарлы булырга тиеш. Кандагы шикәр һәм холестерин күләмен тикшертеп торыгыз. Шуңа да, һәр кеше ел саен диспансеризация узарга тиеш. Поликлиниканың 104 бүлмәсенә мөрәҗәгать итсеннәр иде. Үзләре белән паспорт, полис, СНИЛС алып килсеннәр,- дип сүзгә кушылды профилактика кабинеты шәфкать туташы Регина Галимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев