Сәламәтлек

Юка бозга кермәгез!

Кыш үзенең хакимлеген урнаштырды. Сулыклар өсте боз белән капланды, тик әлегә ул чәрексез, ныклы түгел. Шуңа күрә елга-күл өстеннән сак йөрергә кирәк. Аның ныклыгын таяк белән тикшереп була, бозга суккач, су чыга икән, димәк, керергә әле иртәрәк дигән сүз. Бу чорда балалар аеруча хәвефле төркем булып тора: алар кызыксынучан, бозның...

Кыш үзенең хакимлеген урнаштырды. Сулыклар өсте боз белән капланды, тик әлегә ул чәрексез, ныклы түгел. Шуңа күрә елга-күл өстеннән сак йөрергә кирәк. Аның ныклыгын таяк белән тикшереп була, бозга суккач, су чыга икән, димәк, керергә әле иртәрәк дигән сүз. Бу чорда балалар аеруча хәвефле төркем булып тора: алар кызыксынучан, бозның ныклыгын үзләре тикшереп караучан. Ата-аналардан да сак булу сорала. Аянычлы хәлләр янәшәдә генә. 30 ноябрьдә Питрәч районы Шихазда авылы Сула елгасында 2 яшьлек бер малай боз астына китте. Ә бит бу хәл юктан гына килеп чыга. Малай башка балалар белән урамда уйнаган була. Кайсыдыр бер мизгелдә ул елга буена килә, таеп суга егыла. Бу хәлне күргән балалар ярдәмгә дип өлкәннәрне чакырырга йөгерә. Малайны судан тартып чыгарганда инде соң була. Әлеге җәһәттән без - ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кече күләмле судноларны теркәү буенча дәүләт инспекциясе инспекторлары балалар бакчалары, мәктәпләрдә, оешма-учреждениеләрдә, балыкчылар янында кышкы сулыкларда куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында аңлату эшләре алып барабыз, туган хәвефле хәлләрдән чыгу юллары буенча мәгълүмат бирәбез, сулыкларга рейдлар ясыйбыз. Мондый очрашулар Сарсаз-Баграж, Югары Мәлем, Югары Пәнәче, Шепкә, Кадер, Бура-Киртә, Аксар, Югары Баграж, Сармашбаш, Якты Күл мәктәпләре һәм өч бакчада оештырылды инде. Очрашуларда бозга ышанмаска, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү кирәклеге кат-кат искәртелә, сулыклар, елга-күлләр янында уйнауның хәвефкә илтүе ассызыклана. Бу җәһәттән укучыларның сораулары да күп була.

Әгәр суга төшсәгез һәм якын-тирәдә ярдәм күрсәтүче булмаса, боргаланмаска, гәүдә белән боз кырыена менеп ятмаска, ә кулларны бозга куеп, аннан бозга аякны ташлап, акрын гына ян белән тәгәрәп менәргә кирәк. Фаҗигаләрнең төп сәбәбе - сулыкларда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәмәү. Районда күпләп халык ял итә торган су объектлары шактый. Кышкы чорда һәвәскәр балыкчыларның шул су объектларында балык тотуы активлаша. Сүз дә юк, балык тоту - мавыктыргыч шөгыль. Бозга кергәндә көзен-язын, хәтта кышын да сак булырга кирәк. Боз башта яр буенда һәм сай урыннарда барлыкка килә, ә тирән һәм агым көчле булган урыннар озак вакытка сузылган салкыннардан соң гына ката. Балыкчылар саклык чаралары күрми, боз астына китү очраклары булып тора.

24 ноябрьдә Актаныш районының Иске Идел елгасында юка боз ярылып китү нәтиҗәсендә ике балыкчы үлде. 27 ноябрьдә исә Тукай районы биләмәсендә Кама елгасында бер балыкчы боз астына төште. Юка бозга басканчы, яхшылап уйларга кирәк. Балыкчыларга бозга керер алдыннан үзләре белән авыр йөк тагылган бау алу зарур. Күңелсез хәл булмасын өчен боз ныклыгын тикшерү өчен бозтишкеч, бозга мөстәкыйль үрмәләп чыгу өчен "коткаргычлар", коткару түгәрәге формасындагы пенопласт тартма кебек җайланмалар да бар. Боз астына төшкән кеше янына килү куркыныч. Аның янына кул-аякларны төрле якка җәеп яткан килеш килергә кирәк. Бу очракта чаңгы, чаңгы таяклары, рюкзак, шарф, пальто, каеш яки кул астында булган теләсә нинди әйберне кулланырга була. Иң мөһиме, юка бозга ышанмагыз, сак булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Юка бозга кермәгез!
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Сәламәтлек