Зәйлеләр сәламәт булсын өчен махсус акция
Бүген Зәйнең үзәк дәваханәсе поликлиникасы холлында шикәр диабетына каршы көрәш акциясе кысаларында махсус чара үтте.
Биредә теләгән һәркем үзенең канында шикәр, холестеринның күпме булуын белә алды, канның кислородка ни дәрәҗәдә бай булуын ачыклады. Кан басымын үлчәтергә дә мөмкин иде. Шулай ук сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен мәгълүматлар тупланган буклетлар таратылды. Кан басымын даими үлчәп билгеләп бару өчен көндәлекләр бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев