Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Сәламәтлек

Зәйнең Урта Баграж фельдшеры прививкалар ясатуның мөһимлеге турыда сөйләде

Урта Баграж мәдәният йортында “Прививка - сәламәтлеккә юл” тематик сәгате үткәрелде.

Мәдәният йортына килүчеләр каршында авыл фельдшеры Светлана Тазова чыгыш ясады.
Профилактик прививка – кеше сәламәтлеген саклау һәм ныгыту өчен күрелә торган мөһим чараларның берсе.

 

-Прививкалар ясауның төп максаты - иммунитет яки авыруга бирешмәүчәнлек булдыру. Прививка ясау нәтиҗәсендә организмда авыруларга каршы тәнчекләр ясала. Алар организмга кергән микробларны юк итәләр яисә көчсезләндерәләр. Прививкалар үткәрү нәтиҗәсендә дөньяда чәчәк (оспа) авыруы бетерелде, кызамык, паротит эпидемиясе, дифтерия авыруы, бума ютәл , столбняк бик күп тапкырга азайды, - дип сөйләде Светлана Николаевна.
Шул ук вакытта коронавируска һәм гриппка каршы вакцина ясатуның мөһимлеге дә искәртелде.

 

Фото мәдәният йортыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев