Сәламәтлек

Заманча медицина үзәге

Сәламәтлек - кеше өчен иң мөһим, иң кирәкле нәрсә. Аңа игътибарлы булып, даими төстә медицина күзәтү үтү зарур. Зур шәһәрләрдә югары технологияле, заманча медицина үзәкләре шактый хәзер. Ә менә район үзәкләрендә тиз генә барып, сәламәтлегеңне тикшертеп алу мөмкинлеге зур түгел. Бу уңайдан Зәйдә сыйфатлы медицина күзәтүе үтү өчен барлык уңайлыклары...

Сәламәтлек - кеше өчен иң мөһим, иң кирәкле нәрсә. Аңа игътибарлы булып, даими төстә медицина күзәтү үтү зарур. Зур шәһәрләрдә югары технологияле, заманча медицина үзәкләре шактый хәзер. Ә менә район үзәкләрендә тиз генә барып, сәламәтлегеңне тикшертеп алу мөмкинлеге зур түгел. Бу уңайдан Зәйдә сыйфатлы медицина күзәтүе үтү өчен барлык уңайлыклары булган «Гаилә медицинасы үзәге» эшли.

Моннан 10 ай элек район үзәк дәваханәсенең 2нче корпусында (балаларны дәвалау бүлегендә) ачылган "Гаилә медицинасы үзәге" сәламәтлегенә битараф булмаган райондашларыбызны тиз арада үзенә җәлеп итте. Чөнки биредә пациент өчен бөтен уңайлыклар тудырылган, заманча технологияләр нигезендә диагностика үтү мөмкинлеге бар. Үзәк ачылган көннән биредә 5200 кеше төрле медицина тикшерүе узган. Кардиология, неврология, педиатрия, терапия, ультратавыш диагностикасы, акушер-гинекология юнәлешләре буенча эшләүгә алынган үзәк бүген хезмәт күрсәтү төрләрен тагын да арттырды.

- Без соңгы елларда халыкның аллергия, эндокринология, онкология, нефрология авырулары, остеохондроздан интегүен исәпкә алып, әлеге юнәлешләрдә республикада, илдә билгеле табиблар белән эшләүне җайга салдык. Моның өчен кирәкле яңа медицина җиһазлары булдырылды, - ди үзәк мөдире Венера Абрамова.

Бүгенге көндә биредә килешү нигезендә Татарстан һәм Россиянең төрле шәһәрләрендә танылган югары категорияле 18 табиб һәм медицина фәннәре докторы, кандидатлар эшли. Алар арасында Уфадан ультратавыш доплерографиясе буенча югары категорияле табиб, медицина фәннәре докторы Ирина Верзакова, Түбән Камадан Татарстанның атказанган табиб-кардиологы Элеонора Миллер, республикада билгеле эндокринолог Галина Печерская, маммолог Дмитрий Киселев, акушер-гинеколог Наталья Прохода һ.б. бар. Пациентка үзе теләгән вакытта килү мөмкинлеге тудырыла. Соңгы вакытта биредә Әрмәнстаннан килгән югары квалификацияле массаж ясаучы Гарик Закарян эшли.

- Мин үзем монотерапия белән шөгыльләнәм. Пациентка массаж курсы билгеләгәнче, иң башта аның авырткан урыннарына бармак очлары белән кагылып, нинди дәвалау курсы кирәк булуын ачыклыйм. Аннан соң гына иң беренче чиратта тәннең кайсы урынына массаж кирәк булуын әйтәм. Авыруга массаж ясарга ярамаган очракта, аңа нинди табибка күренергә кирәклеген киңәш итәм, - ди ул.

Медицина үзәгендә хезмәт куючы шәфкать туташлары нәкъ менә шушы массажистка сорау зур булуын әйтәләр. Кайбер көннәрдә аңа хәтта 8-10 кешене кабул итәргә туры килә икән.

"Гаилә медицинасы үзәге"нең тагын бер мөһим өстенлеге - биредә 1000 төрдә лаборатор тикшерү ясалуда. Тирәнрәк итеп аңлатканда, үзәк Россиядә әйдәп баручы булган Мәскәүнең "Ситилаб" компаниясе белән хезмәттәшлек итә. Компаниянең зур бер лаборатор үзәге Казанда урнашкан. Үзәкнең процедура кабинетында алынган анализлар тиз арада Казанга, ә инде аеруча катлаулы тикшерү кирәк булганда Мәскәүгә җибәрелә, дип аңлата шәфкать туташы Гөлсинә Төхвәтуллина. Монда сүз гомуми анализлардан алып, онкологик анализлар, цитогенетик тикшерүләр турында бара. Авырулар турында һәр мәгълүмат конфиденциаль саклана. Ә анализларның нәтиҗәсен медицина белгечләре һәм пациентларның үзләренә генә билгеле махсус код ярдәмендә интернет челтәрендә "Ситилаб" компаниясе сайтына кереп белергә мөмкин.

"Гаилә медицинасы үзәге"ндә медицина тикшерү үтүчеләрдән үзәк эшчәнлеге турында бары уңай бәяләмә генә ишетергә мөмкин. Мәсәлән, Юлия Георгенбергер Зәйдә менә шундый югары сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтә алырлык үзәк булганга куануын әйтте. Ул эндокринолог Галина Печерскаяга мөрәҗәгать иткән. Һәм биредә аны кардиолог, невропатолог, эндокринолог бергәләп тикшереп, дөрес диагноз куеп, Казанда махсус клиникада дәвалану өчен юллама биргәннәр. Үз вакытында гормональ анализлар бирү дөрес дәвалау курсы билгеләргә ярдәм итте, ди Юлия һәм "Гаилә медицина үзәге"ндә эшләүче хезмәткәрләр, табибларның яхшы мөгамәләсе үзе үк җанны дәвалавын ассызыклады. Ә Ильмира Павлова үзәккә үзенә һәм кечкенә баласына медицина күзәтүе үткәрүне сорап килгән. Биредә яхшы мөнәсәбәт, сыйфатлы хезмәт күрсәтелүдән ул бик канәгать булын әйтте.

- Югары сыйфатлы медицина күзәтүе үтү өчен хәзер кайдадыр чит шәһәргә барып йөрүнең кирәге юк. Миңа үземә кечкенә бала белән юлда йөрүе бик кыен һәм мин бик теләп үзебездәге "Гаилә медицинасы үзәге"нә киләм, - ди Ильмира.

Үзәк эш дәверендә 485 баланың сәламәтлеген тикшергән.

Кыскасы, "Гаилә медицина үзәге" өлкәннәр, урта яшьтәгеләр өчен дә, балалар өчен дә районда мөһим диагностика үзәге булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Заманча медицина үзәге
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Сәламәтлек