Сәясәт

Алкоголь психозы белән авыручылар кимеми

Соңгы вакытта республикада этил спирты һәм алкоголь продукциясенең законсыз әйләнеше арту турында мәгълүматлар еш ишетелә. Бу, беренчедән, лицензияле спиртлы эчемлекләрне сатуның кимүендә, икенчедән, "Казахстан" аракысы белән эш итүчеләрнең һәм көмешкә куучыларның үз бизнесларын җәелдерүендә чагыла. Әлеге тема этил спирты һәм алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешенә юл куймау, андыйларны ачыклау буенча ведомствоара...

Соңгы вакытта республикада этил спирты һәм алкоголь продукциясенең законсыз әйләнеше арту турында мәгълүматлар еш ишетелә. Бу, беренчедән, лицензияле спиртлы эчемлекләрне сатуның кимүендә, икенчедән, "Казахстан" аракысы белән эш итүчеләрнең һәм көмешкә куучыларның үз бизнесларын җәелдерүендә чагыла. Әлеге тема этил спирты һәм алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешенә юл куймау, андыйларны ачыклау буенча ведомствоара комиссия утырышында күтәрелде.

- Статистика мәгълүматлары буенча, агымдагы елның гыйнвар-феврален алсак, районда спиртлы эчемлек сату, алкоголь продукциясе куллану күләме бер кешегә 2,1 литр тәшкил итә (2013 елда - 2,3 литр). Республикада бу күрсәткеч уртача 2,4 литр белән исәпләнә. Гомумән, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, спиртлы эчемлекләрне сату күләме районда 8 процентка кимегән. Аеруча авылларда алкоголь продукциясе сатуның кимүе күзәтелә. Әлбәттә, алкогольне азрак куллану - яхшы күренеш. Әмма хикмәт шунда, лицензияле, сыйфатлы продукция урынына "качып-посып" ясалган эчемлекләр, Казахстан продук-циясен өстен күрүчеләр арта. Бу исә сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый, моңа юл куярга ярамый, - ди Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Фәния Зарипова.

Эчке эшләр бүлеге мәгълүматы буенча, законсыз алкоголь продукциясенең район территориясенә керүе билгеле. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре быел алкоголь продукциясе ташучы 62 автомобильне туктаткан. Шуларның 4сендә «Казахстан» аракысы ачыкланган. Барлыгы 863 литр эчемлек алынган. Шулай ук авылларда легаль булмаган спиртлы эчемлек сату нокталарын ачыклау буенча полиция хезмәткәрләре оператив эшчәнлек алып бара. Шундый 43 тикшерү үткәрелгән. Көмешкә ясап саткан өчен 2 кеше Административ хокук бозулар кодексының 2.8 маддәсе буенча җавапка тартылган. Сәүдә нокталарында тиешсез вакытта һәм яшүсмерләргә спиртлы эчемлек сату буенча да тикшерүләр тукталмый. Агымдагы елда шундый 5 закон бозу очрагы теркәлгән.

-Бу көннәрдә законсыз спиртлы эчемлек әйләнешен тикшерү максатында "Контрафакт" операциясен башлыйбыз. Ул читтән контрабанда юлы белән керүче алкоголь продукциясенә, көмешкә куучыларга, ялган аракы сатучыларга да кагылачак, - дип ассызыклады эчке эшләр бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау буенча бүлекчә башлыгы урынбасары Марс Зиннуров.

Әлеге эшчәнлекне тагын да нәтиҗәле итү өчен эшмәкәр Анатолий Шалафаев күчмә сәүдә белән йөрүче автолавкаларны җитди күзәтүдә тотарга киңәш итте.

Ә алкоголь кулланучылар саны кими дип булмый. Табиб-нарколог Илфат Салихов әйтүенчә, алкоголизм диагнозы куелучылар бер дә кимеми. Бүген аларның саны - 271 кеше. Алкоголь психозы белән авыручылар да күбәя бара. Бу - сыйфатсыз спиртлы эчемлек куллану нәтиҗәсе, кешеләр хәтта реанимациягә эләгә, ди табиб. Шулай ук полиция хезмәткәрләре тарафыннан урамнарда тоткарланган исерекләр дә арта бару күзәтелә. 2012 елда үзәк дәваханәгә 2194 исерек кеше алып киленсә, 2013тә бу сан - 2699. Алкоголь кулланып хәле начараючылар өчен ашыгыч медицина яр-дәме чакырту очраклары да атна саен 20дән ким түгел. Димәк, кешеләр сыйфатсыз спиртлы эчемлек куллана.

Яшүсмерләр эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе баш белгече Альмира Галләмова кичке рейдларда сыра эчкән яшүсмер-ләрнең тоткарлануын әйтә. 2012 елда яшүсмерләргә сыра эчкән өчен 29 беркетмә төзелсә, 2013 елда ул - 37. Араларында 10-11 яшьлекләрнең булуы борчу тудыра. Быел кышын, спиртлы эчемлек кулланып аңын югалту сәбәпле, 2 яшүсмер реанимациягә китерелгән. 2,5 литр сыра эчеп, аңын югалтып егылган берсен полиция хезмәткәрләре табып ала.

-Бу - куркыныч факт. Безгә кичекмәстән бергәләп яшь буынны әлеге тискәре күренешкә тартылудан аралау кирәк. Монда хәбәр ителгән очраклар айсбергның очы гына, ә аста безгә әле билгеле булмаган өлеше ничектер?.. Яшүсмерләргә спиртлы эчемлек сату, алар өчен өлкәннәрнең эчемлек сатып алуларын катгый контрольгә кую мөһим. Ә инде авылларда сыйфатсыз эчемлек сату урыннарын туздыру кирәк, - дип катгый басым ясады район башлыгы урынбасары Роберт Халитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Алкоголь психозы белән авыручылар кимеми
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Сәясәт