Сәясәт

“Бердәм Россия” праймериз үткәрде

Бу көннәрдә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең региональ бүлеге көзен ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау уңаеннан партиядән депутатлыкка кандидатлар билгеләү буенча праймериз уздыруны тәмамлады. "Бердәм Россия"нең республикада шундый 18 чарасы булды. Узган җомгада Чаллыда узган праймеризда Зәй сайлап алучылары (выборщики) да катнашты. "Бердәм Россия"дән ТР Дәүләт Советы депутатлыкка кандидатлар исемлегенә 155...

Бу көннәрдә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең региональ бүлеге көзен ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау уңаеннан партиядән депутатлыкка кандидатлар билгеләү буенча праймериз уздыруны тәмамлады. "Бердәм Россия"нең республикада шундый 18 чарасы булды.

Узган җомгада Чаллыда узган праймеризда Зәй сайлап алучылары (выборщики) да катнашты.

"Бердәм Россия"дән ТР Дәүләт Советы депутатлыкка кандидатлар исемлегенә 155 партия әгъзасы кертелгән. Праймеризлар нәкъ менә шул кандидатлар арасыннан партия исемлеге буенча барачак кандидатларны билгеләү уңаеннан уздырыла.

Чаллының "Энергетик" Мәдәният сараенда үткән праймеризда Зәй һәм Чаллының Комсомол районы сайлап алучылары каршында кандидатларның 13е чыгыш ясап, депутатлыкка ни өчен барулары турында сөйләде. Чыгыш ясаучылар арасында Чаллы шәһәре мэры Вәсил Шәйхразиев, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, "Бердәм Россия" сәяси партиясе региональ бүлегенең "Яшь гвардия" штабы җитәкчесе Ксения Владимирова, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, "СМП-Нефтегаз" АҖ генераль директоры Фоат Комаров, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Зәйдән яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Елена Павлова һәм башкалар бар иде.

Чыгыш ясаучыларны тыңлаганнан соң, 180гә якын сайлап алучы, яшерен тавыш биреп, исемлектәге 155 кандидатка мөнәсәбәтләрен белдерде. Сайлау нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.

Николай Шамионов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> “Бердәм Россия” праймериз үткәрде
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Сәясәт