Сәясәт

Бурычлары билгеле

Бу атнада шәһәр предприятиеләрендә үткән елга йомгак ясау, агымдагы елга билгеләнгән планнарны барлау максатында хезмәт коллективларында очрашулар башланды. Ул «Татнефтедор» ААҖенә караган автомобиль юллары идарәсеннән старт алды. Биредә җыелышта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов, «Татнефтедор» ААҖ директоры урынбасары Әлфия Кәримова, җәмгыятьнең профсоюз комитеты рәисе Владимир Абрамов катнашты. - "Татнефтедор"...

Бу атнада шәһәр предприятиеләрендә үткән елга йомгак ясау, агымдагы елга билгеләнгән планнарны барлау максатында хезмәт коллективларында очрашулар башланды. Ул «Татнефтедор» ААҖенә караган автомобиль юллары идарәсеннән старт алды. Биредә җыелышта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов, «Татнефтедор» ААҖ директоры урынбасары Әлфия Кәримова, җәмгыятьнең профсоюз комитеты рәисе Владимир Абрамов катнашты.

- "Татнефтедор" ААҖ юллар төзү, төзекләндерү буенча илдә билгеле урын тота. Шул исәптән сезнең автомобиль юллары идарәсе хезмәткәрләренең өлеше дә зур бу эштә. Билгеле, хезмәтегез җиңелләрдән түгел, нинди генә һава торышы булуга карамастан, сез юлда. Куйган тырыш хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Зәй идарәсе коллективы җәмгыять күләмендә уздырыла торган төрле чараларда актив катнаша. Ә күтәренке рухлы, спорт сөючән кешеләрнең хезмәттә нык булулары сер түгел, - дип ассызыклады Әлфия Кәримова.

Хезмәт нәтиҗәләренә күз салсак, 2013 елда идарә 278 миллион сумлык юллар төзү һәм төзекләндерү эшләре башкарган. Аеруча быел район башкарма комитеты заказы белән шәһәр урамнарын төзекләндерүгә, күпкатлы йортларның ишегалларын асфальтлауга җитди игътибар бирелде. Агымдагы елда да бу эшне дәвам итү өчен Татарстан Министрлар Кабинеты карары бар. Шәһәр урамнарын төзекләндерүгә 19 миллион сум билгеләнгән. 2012 елда 7 километр озынлыкта Зәй - Бохарай - Әлмәт юлын төзекләндерү буенча килешү төзелгән иде. Аның бер өлеше әлеге елда башкарылса, узган елда 26 миллион сумы үзләштерелгән. Агымдагы елда тагын 50 миллион сумлык эш башкару күздә тотыла. Сезон вакытында завод 27 мең тонна асфальт-бетон катнашмасы эшләп чыгарган.

Биредә бүген 120 кеше эшли, уртача хезмәт хакы - 26 мең сум. "Татнефтедор" ААҖнең иң яхшы коллективы" бәйгесендә идарә узган ел II урын алды. Ә асфальт-бетон катнашмасын эшләү бригадасы һөнәри осталыкта беренче. Коллективта яшь хезмәткәрләрнең эшкә намуслы каравына да җитди игътибар бирелә. Яшь машина йөртүчеләр Рамил Сабитов белән Азат Шиһаповның һөнәри осталык бәйгесендә I, II урынны алуы шул хакта сөйли.

-Коллективның эшкә дәрте бар, монысы - иң мөһиме. Хәзер безгә төп игътибарны сыйфатка бирү кирәк. Чөнки сыйфатсыз эш - ул икеләтә чыгым дигән сүз, ә бу безнең һәрберебезнең хезмәт хакына тәэсир итәргә мөмкин. Шулай ук конкурентлардан өстен булу өчен дә сыйфатлы эш кирәк, - диде идарә башлыгы Ислам Әмирханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Бурычлары билгеле
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Сәясәт