Сәясәт

Эш башланды, аны көчәйтү кирәк

2015 елны көтмичә, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәренә булдыра алган ярдәмне хәзер күрсәтергә кирәк. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә алар санаулы гына калырга мөмкин. Бу турыда муниципаль районда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының чираттагы утырышында тагын бер кат искәртелде. Районда әлеге...

2015 елны көтмичә, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәренә булдыра алган ярдәмне хәзер күрсәтергә кирәк. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә алар санаулы гына калырга мөмкин.

Бу турыда муниципаль районда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының чираттагы утырышында тагын бер кат искәртелде. Районда әлеге датага әзерлек башланды инде: төп эш юнәлешләре билгеләнде, чаралар планы расланды.

Бүгенге көндә шәһәр-районда 85 Бөек Ватан сугышы ветераны исәпләнә. Сугыш ветераннары һәм толларга дәүләт тарафыннан каралган барлык йөкләмәләр үтәлә.

Социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина чыгышыннан күренгәнчә, "Ветераннарга торак" программасы гамәлгә кергәннән алып, аннан 381 кеше файдаланган. Бүгенге көндә Зәйдә торак алырга чиратта 1 сугыш ветераны һәм 14 тол тора. Бүлек тарафыннан ветераннарның яшәү шартлары тикшерелгән, һәрберсенең нәрсәгә мохтаҗ булуы өйрәнелгән. Аларга ярдәм шуннан чыгып оештырылачак.

70 еллыкка әзерлек кысаларында шәһәрдәге Җиңү бульварына реконструкция ясалачак. Тиздән биредә электрон хәтер ташы куелачак. Яу кырында башларын салган, Җиңү көнен якынайткан зәйлеләр исемлеге махсус экранда биреләчәк. Болардан тыш, авыл җирлекләрендәге барлык һәйкәлләр, истәлек такталарын яңарту, хәрби-патриотик тәрбия бирүнең барлык юнәлешләре буенча эшчәнлекне көчәйтү планлаштырыла.

-Хөрмәтле ветераннарыбыз өчен без булдыра алганның барысын да эшләргә тиеш. Әлеге буын алдында без мәңге бурычлы, - диде район башлыгы Татьяна Воропаева.

Утырышта сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәренең исемнәрен мәңгеләштерү, район массакүләм мәгълүмат чараларында әлеге эшчәнлекне киң яктырту, балалар һәм яшьләрдә ватанпәрвәрлек тәрбияләүгә юнәлдерелгән чараларны активлаштыру һәм башка мәсьәләләр каралды.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аппарат җитәкчесе урынбасары - башкарма власть органнары эшчәнлеген координацияләү идарәсе башлыгы Павел Лоханов катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Эш башланды, аны көчәйтү кирәк
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Сәясәт