Дүшәмбе көнне "Космос" яшьләр үзәге каршындагы мәйданда күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләргә каршы көрәш штабының чираттагы күчмә утырышы узды. Күчмә утырыш айга бер мәртәбә бурычлылар күп яши торган микрорайоннарда оештырыла. Аның максаты - шәһәрдәшләребезнең штаб эшенә игътибарын җәлеп итү. Аңа торак милекчеләре ширкәтләре рәисләре, бердәм хисап үзәге һәм идарәче компания...
Дүшәмбе көнне "Космос" яшьләр үзәге каршындагы мәйданда күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләргә каршы көрәш штабының чираттагы күчмә утырышы узды.
Күчмә утырыш айга бер мәртәбә бурычлылар күп яши торган микрорайоннарда оештырыла. Аның максаты - шәһәрдәшләребезнең штаб эшенә игътибарын җәлеп итү. Аңа торак милекчеләре ширкәтләре рәисләре, бердәм хисап үзәге һәм идарәче компания хезмәткәрләре, суд приставлары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, йорт җаваплылары чакырылды. Утырыш эшендә прокурор урынбасары Ленар Рәхмәтуллин катнашты.
Бүген шәһәр-районда коммуналь хезмәтләр өчен бурыч 42 миллион 868 мең сум тәшкил итә. Шуның 1 миллион ярымы "Иске Зәй" ТМШенә туры килә. Бу ширкәткә караган 50 фатир хуҗасының бурычы бар. Кайберәүләрендә ул 200 мең сумга җиткән. Ул 5-6 еллар дәвамында җыелган. Ширкәт рәисе Владимир Кипров алар белән җитди көрәш алып бара. Күбесенең инде газы, суы өзелгән. Шуңа да карамастан, алар бурычларын кайтарырга ашыкмый. Өч гаиләне кечерәк мәйданлы торакка күчерү буенча эш алып барыла.
Суд приставларына узган атнада әҗәтлеләр буенча шактый башкарма эш тапшырылган, 100 кешенең эше судка бирелгән. Бурычлылар белән көрәштә беркемне дә аямаячакбыз, ди башкарма комитет җитәкчесе рәисе Альберт Газизҗанов. Кемнәрдер түләүләрне башкармауда озын чиратларны сәбәп итә. Башкарма комитет җитәкчесе әлеге җәһәттән коммуналь хезмәтләргә түләүләрне банк картасы аша башкарырга дигән тәкъдим белән чыкты. Күп бурычлары булганнарга күрше-тирә шәһәрләрдә кулланылучы "Спрут" системасын Зәйдә дә кертәчәкбез, диде ул.
Күчмә утырыш барышы белән үткән-сүткән кешеләр дә кызыксынып, үз теләк-тәкъдимнәрен җиткерде, ә кайберәүләр тизрәк китү ягын карады, күрәсең, андыйларның үзләренең бурычы бардыр...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев