Сәясәт

Җиңү бульварына туп куелачак

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсен район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Көн тәртибендәге мәсьәләләрне тикшерүгә керешкәнче, район башлыгы анда катнашучыларны ГРЭС директоры итеп билгеләнгән Сергей Токмачев белән таныштырды. Муниципаль районда Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар турында башкарма комитетның яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Елена Павлова чыгыш ясады. Әлеге уңайдан шәһәр-районда күптөрле чаралар...

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсен район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Көн тәртибендәге мәсьәләләрне тикшерүгә керешкәнче, район башлыгы анда катнашучыларны ГРЭС директоры итеп билгеләнгән Сергей Токмачев белән таныштырды.

Муниципаль районда Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар турында башкарма комитетның яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Елена Павлова чыгыш ясады. Әлеге уңайдан шәһәр-районда күптөрле чаралар узачак. Яшьләр эшләре идарәсе авыл хуҗалыгы идарәсе белән берлектә районның яшь механизаторлары слеты, "Авылның асыл егете" конкурсын үткәрәчәк. Атналык кысаларында "Ватанны саклаучылар - ил горурлыгы" балалар рәсемнәре конкурсы, "Хәрби хезмәткә кем бара?" шәһәр акциясе, "Игелек бүләк ит" волонтерлар акциясе, "Чәчтараш - өйдә", "Солдатка бүләк", "Солдатка хат" акцияләре үткәрү планлаштырыла. Әфганстаннан совет солдатларын чыгару көне уңаеннан да шактый чаралар оештырылачак. Шунысын да әйтик, 22 февральдә Җиңү бульварына хәрби экспонат - туп урнаштырылачак. Ул Пенза өлкәсенең бер хәрби частеннан кайтартылды.

Киңәшмәдә тикшерелгән ике мәсьәлә җир белән бәйле иде. Аның беренчесе - "Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында" ТР Законының (№ 90, 18 ноябрь, 2011 ел) районда үтәлеше турында милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Рәис Шәйхиев, күпбалалы гаиләләр тарафыннан җир участокларын теркәү тәртибе турында дәүләт теркәве, кадастр һәм картография буенча федераль хезмәтнең Зәй бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Диләрә Гарифуллина бәян итте.

Бүгенге көнгә шәһәр-районның 331 күпбалалы гаиләсе җир кишәрлеге сорап мөрәҗәгать иткән, шуның 248е - торак төзү, 82се - шәхси хуҗалык алып бару максатында. 298 гаилә җир участокларын сайлап алган инде.

Район башлыгы, киңәшмәгә нәтиҗә ясап, бу көннәрдә барлык предприятие, оешмаларда Сталинград сугышының 70 еллыгы уңаеннан чаралар үткәрү мөһимлеген ассызыклады, торак-коммуналь тармактагы хәл итәсе проблемаларга тукталды һәм бу атнада узачак чаралар белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Җиңү бульварына туп куелачак
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Сәясәт