Сәясәт

Җирле үзидарә: тәҗрибә һәм проблемалар

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы ТР Президенты Аппараты белән берлектә соңгы ике елда республика авыл җирлекләре башлыклары өчен даими уку-семинар уздыра. Кичә Зәйдә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов, муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, район башлыгы Татьяна Воропаева катнашында шундый укуларның чираттагысы үтте. Аңа Тукай, Түбән Кама, Минзәлә,...

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы ТР Президенты Аппараты белән берлектә соңгы ике елда республика авыл җирлекләре башлыклары өчен даими уку-семинар уздыра. Кичә Зәйдә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов, муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, район башлыгы Татьяна Воропаева катнашында шундый укуларның чираттагысы үтте. Аңа Тукай, Түбән Кама, Минзәлә, Актаныш, Менделеевск, Зәй, Сарман районнары авыл җирлекләре башлыклары чакырылды. Киңәшмәгә ТР Финанс, Юстиция, Энергетика, Экология һәм табигый ресурслар, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, Җир һәм мөлкәтара мөнәсәбәтләре, Торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш, юл хуҗалыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары вәкилләре чакырылды.

Татьяна Васильевна, киңәшмәдә катнашучыларны сәламләп, "Гражданин шәхесен формалаштыру", "Сабыйларга җылылык һәм уңайлыклар бүләк итик", "Авылларда суүткәргеч торбаларны яңаларына алыштыру", "Милли мәгариф" район программалары; "Авылга - культпоход", "Күрше күршесен белсен", "Сәламәтлек автопоезды" акцияләре, гаилә фермалары оештыру һ.б.лар турында сөйләде. Минсәгыйть Шакиров чыгышында республикада муниципалитетара хезмәттәшлекнең төп бурычлары турында бәян итте, эшчәнлек буенча соңгы еллар статистикасын китерде. Киңәшмә барышында муниципаль нормаларда прокурор күзәтчелеге, муниципаль берәмлекләр Уставына өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертүне теркәү, муниципаль берәмлекләрдә бюджет һәм бюджетара өлкәдә закондагы үзгәрешләр, авылда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә булышлык итү, торак төзелеше, мәктәпләрдә ремонт, янгын куркынычсызлыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау һ.б. мәсьәләләр каралды. Авыл җирлеге башлыклары үзләрен борчыган, кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Җирле үзидарә: тәҗрибә һәм проблемалар
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Сәясәт