Кичә район Советының утыз алтынчы утырышы булды. Депутатлар утырыш көн тәртибенә чыгарылган сигез мәсьәләне тикшереп, тиешле карарлар кабул итте. Утырыш район башлыгы урынбасары Роберт Халитов рәислегендә үтте. Депутатлар эшне муниципаль районның 2014 елда федераль һәм республика максатчан программаларында катнашуы турында мәсьәләне тикшерүдән башлады. Бу турыда район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади...
Кичә район Советының утыз алтынчы утырышы булды. Депутатлар утырыш көн тәртибенә чыгарылган сигез мәсьәләне тикшереп, тиешле карарлар кабул итте. Утырыш район башлыгы урынбасары Роберт Халитов рәислегендә үтте.
Депутатлар эшне муниципаль районның 2014 елда федераль һәм республика максатчан программаларында катнашуы турында мәсьәләне тикшерүдән башлады. Бу турыда район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә булышлык итү буенча урынбасары Павел Байрашев чыгыш ясады. Бүгенге көндә районда 19 программа гамәлгә ашырыла. Павел Андреевич аларның һәрберсенә аерым тукталды, эшнең нинди күләмдә булуын анализлады.
2013 ел район бюджеты үтәлеше белән финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары Ирина Журавлева таныштырды. Контроль-исәпләү палатасы рәисе Саимә Миннебаева 2013 ел бюджеты үтәлешенә бәяләмә бирде. Ул шулай ук 2013 елда контроль-исәпләү палатасы эшчәнлеге турында сөйләде.
Муниципаль районда идарә итү һәм муниципаль хезмәтнең югары һәм баш вазифаларын башкаруга кадрлар резервы, кадрлар резервын формалаштыру буенча комиссия, шулай ук Татарстан Республикасында һәм Зәй муниципаль районында 2013 елда кеше һәм гражданин хокукларын һәм иреген тәэмин итү турында район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина чыгыш ясады.
Депутатлар район Советының элек кабул ителгән кайбер карарларына, аерым алганда, "Муниципаль районда җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү турында" һәм "Муниципаль районның 2014 ел өчен муниципаль милкен хосусыйлаштыру планы турында" карарларга үзгәрешләр керттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев