Мәгълүм булганча, 4 декабрьдә VI чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар узачак. Сайлауларда дәүләт теркәве үткән «Бердәм Россия», КПРФ, ЛДПР, «Патриоты России», «Яблоко», «Справедливая Россия» һәм «Правое дело» партияләре катнашу хокукы алды. 5 ноябрьдән сайлау алды агитациясе башланды. Сайлауларга ил күләмендә, шул исәптән безнең районда да, җитди әзерлек бара. Без район...
Мәгълүм булганча, 4 декабрьдә VI чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар узачак. Сайлауларда дәүләт теркәве үткән «Бердәм Россия», КПРФ, ЛДПР, «Патриоты России», «Яблоко», «Справедливая Россия» һәм «Правое дело» партияләре катнашу хокукы алды. 5 ноябрьдән сайлау алды агитациясе башланды. Сайлауларга ил күләмендә, шул исәптән безнең районда да, җитди әзерлек бара. Без район халкының алда торган бу зур сәяси вакыйга турында ни дәрәҗәдә хәбәрдар булуын һәм сайлауларга карата фикерләрен белештек.
Айрат Әгъләмҗанов,
хәрби комиссар:
- Мин, хәрби кеше буларак, киләчәк сайлауларда илнең оборонасын, армияне ныгытуга юнәлтелгән законнар кабул итә алырдай, чит илләр белән дустанә мөнәсәбәт урнаштыруга сәләтле сәяси партиягә тавыш бирү ягында. Чөнки ил имин булганда, аның чикләре ышанычлы сакланганда гына социаль-икътисади үсешне тәэмин итәргә мөмкин. Бу уңайдан "Бердәм Россия" партиясенә ышанычым зур. Моңа кадәр әлеге партия инициативасы белән кабул ителгән карарлар армиядә тәртип булдырырга ярдәм итте. Хәзер егетләребезнең күп өлеше хәрби хезмәттән курыкмый, ил сагына басуны горурлык дип саный. Хәрби хезмәткә чакырылганчы ныклы әзерлек үтүне кертү, армиядә солдатларны хуҗалык эшләреннән азат итү, хезмәткә махсус белемле яшьләр килүне оештыру - болар барысы да "Бердәм Россия" партиясенең эш нәтиҗәсе. Тиздән хәрбиләрнең хезмәт хакы да артачак. Сугыш ветераннары - һәрдаим игътибар үзәгендә. Хәер, хәрбиләр генә түгел, эш өчен янып торган һәр кеше игътибарсыз калмый. Шуңа күрә сайлауларга барганда үз киләчәгең турында уйлап тавыш бирү мөһим.
Рамил Шәйхеразиев,
эшмәкәр:
- Һәр сайлауда гаилә белән актив катнашабыз. Быелгы сайлауларга да зур өметләр баглыйбыз. Эшмәкәр буларак, миңа халык арасында еш булырга, алар фикерен тыңларга туры килә. Хәзерге вакытта аеруча авыл халкына ярдәм кирәк, алар социаль яклауга мохтаҗ. Сайлауларда катнашучы партияләр бу турыда сүз алып бара. Мин моның белән тулысынча килешәм. Шулай ук яшьләр өчен дә тормыш башлап җибәрергә яңа мөмкинлекләр ачылыр дип өметләнәм. Үземнең дә улым үсеп җитте, аны борчыган һәр мәсьәлә миңа да кагыла. Ә эшмәкәрләр өчен салымнарның азмы-күпме йомшартылуын телим.
Сәлимә Мәүләветдинова,
пенсионер:
- 4 декабрьдә үтәчәк сайлауларда, һичшиксез, катнашачакмын. Чөнки ул - халык үз фикерен белгертә ала торган мөһим сәяси вакыйга. Без, өлкән буын, пенсияләребезнең артып торуыннан, яшәү шартларының яхшыруыннан канәгать. Хәзер безне балалар, оныкларның киләчәге борчый. Бу, әлбәттә, кайсы партиянең хакимлек итүе белән бәйле. Шуңа күрә сайлау алды платформаларын яхшылап өйрәнергә, теледебатларны да даими карап барырга тырышам.
Зәбирә Бариева,
7нче мәктәп директоры:
- Сайлауларда катнашып, һәркем үзенең гражданлык бурычын үтәргә тиеш. Бу мөһим вакыйгага бармак аша карау - ул үз киләчәгеңә битарафлык күрсәтү дигән сүз. Ә киләчәгебез властьта нинди партия булу белән бәйле. Соңгы елдагы мәгариф өлкәсенә кагылышлы уңай үзгәрешләр безне сөендерде. Мәктәпләрне заманча итеп җиһазлау, компьютерлаштыру, автобуслар белән тәэмин итү, укытучыларның хезмәт хакын арттыру - болар барысы да эшне нәтиҗәле итәргә ярдәм итте. Ләкин хәзер безгә кеше факторына игътибар бирергә кирәк. Мәктәпнең, укытучының төп бурычы - белем бирүгә, яңа технологияләр нигезендә эшләүгә генә кайтып калырга тиеш түгел. Без яшь буынны белемле итү белән беррәттән аңа тәрбия бирүне дә арткы планга калдырырга тиеш түгел. Киләчәккә интеллектуаль, югары үзаңлы, зәвыклы, тәрбияле кешеләр әзерләү, менталитет формалаштыру зарури. Дәүләт Думасына сайлауларда катнашканда мин халыкка менә шушы мәсьәләләр турында да уйлап тавыш бирергә киңәш итәр идем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев