Сәясәт

Җәмгыять үсешен тоткарлаучы гамәл

Бу көннәрдә генә Россия Президенты Владимир Путин президент администрациясе структурасында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча эшләячәк идарә оештыру турында указга кул куйды. Яңа идарәнең башлыгы итеп Олег Плохой билгеләнде. Бу ил күләмендә әлеге проблема буенча тагын да көчәйтелгән режимда эш башлануы хакында сөйли. «Transparency International» оешмасы ел саен үткәрә торган...

Бу көннәрдә генә Россия Президенты Владимир Путин президент администрациясе структурасында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча эшләячәк идарә оештыру турында указга кул куйды. Яңа идарәнең башлыгы итеп Олег Плохой билгеләнде.

Бу ил күләмендә әлеге проблема буенча тагын да көчәйтелгән режимда эш башлануы хакында сөйли. «Transparency International» оешмасы ел саен үткәрә торган рейтингта Россия хәзер коррупциячел гамәлләр буенча 133нче урыннан 127нчегә күтәрелгән. Яңа идарәгә законнар үтәлешен контрольдә тоту, дәүләт органнарында коррупциячел гамәлләргә каршы эшчәнлекне көчәйтү буенча тәкъдимнәр әзерләү бурычы йөкләнә. Коррупциягә каршы көрәш идарәсенең нәкъ менә бу көннәрдә оештырылуы да очраклы түгел, моннан 10 ел элек 9 декабрьдә Мексиканың Мерида шәһәрендә узган конференциядә коррупциягә каршы юнәлдерелгән Берләшкән Милләтләр Оешмасы Конвенциясенә кул куелды. Россия аңа беренчеләрдән булып кул куйды һәм аны ратификацияләде. Конвенциягә имза салган дәүләтләр ришвәтне, бюджет акчаларын үзләштерүне һәм коррупциячел керемнәрне җинаять дип танырга тиеш. Конвенциянең бер нигезләмәсе буенча коррупция нәтиҗәсендә алынган акчаларны кайсы илдән кергән булса шунда җибәрелү шарты куела. Һәм бу көн Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне дип билгеләнде. Хәзер Россия бу төр гамәлгә каршы чараны тагын да катгыйландыру кирәк дип саный, чөнки коррупция оешкан җинаятьчелеккә ярдәм итү даирәсе булып торуы белән хәтәр. Бигрәк тә төп игътибар дәүләт органнарында хезмәт куючыларга бирелә, аларның финанс эшчәнлекләрен үтәкүренмәле алып барулары таләп ителә. Быел илдә 1,5 миллион чиновник һәм дәүләт компанияләре хезмәткәрләре декларация тапшырган. 200гә якын кеше ышаныч югалту аркасында кәнәфиләреннән колак каккан. Шуларның бишесе үзәк федераль аппарат хезмәт-кәрләре булса, 158е - территориаль, 32се - муниципалитет хезмәткәрләре.

Гомумән соңгы биш елда Россиядә 242 мең коррупциячел җинаять ачыкланган. Бу төр җинаятьләрдән килгән зыян агымдагы елда гына да 10 млрд. сум белән исәпләнә. Илдә, шул исәптән Татарстанда да, коррупциягә каршы эшчәнлек өстенлекле юнәлеш булып тора. Соңгы елларда бу өлкәдә хокук саклау органнары эшендә һәм профилактик эшчәнлектә уңай тәҗрибә тупланды. Бу максаттан Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов та коррупциягә каршы торыр өчен, дәүләт һәм гражданнар ягыннан нәтиҗәле һәм системалы якын килү кирәк, дип ассызыклады. Моңа Татарстан Республикасында 2006 елдан тормышка ашырыла торган республиканың коррупциягә каршы программалары хезмәт итә. Бездә дә район башлыгының коррупциягә каршы эшчәнлек буенча махсус ярдәмчесе бар. Әлеге программаларның тиешле дәрәҗәдә үтәлүе җитди күзәтү астында тора.

Коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы көрәш мәсьәләләре буенча республикада "Ышаныч телефоны" - 8 (843) 292-00-93 эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Җәмгыять үсешен тоткарлаучы гамәл
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Сәясәт