Сәясәт

Өченче клуб сафка баса

Соңгы ике елда "Авыл клублары" республика программасы кысаларында Бохарай һәм Югары Пәнәчедә күпфункцияле клуб төзелеп, уңышлы гына эшләп китте. Агымдагы елда әлеге программа кысаларында Сармашбашта шундый клуб төзелә. Клуб элекке колхоз идарәсе бинасы урынында калыкты. Эшкә узган ел ахырында керешелде. Ел башында фундамент салынып, аның кирпечтән диварлары күтәрелеп, түбәсе ябылды,...

Соңгы ике елда "Авыл клублары" республика программасы кысаларында Бохарай һәм Югары Пәнәчедә күпфункцияле клуб төзелеп, уңышлы гына эшләп китте. Агымдагы елда әлеге программа кысаларында Сармашбашта шундый клуб төзелә.

Клуб элекке колхоз идарәсе бинасы урынында калыкты. Эшкә узган ел ахырында керешелде. Ел башында фундамент салынып, аның кирпечтән диварлары күтәрелеп, түбәсе ябылды, тышкы ишек куелды. Төзелеш эшен "Основа С" подрядчы оешмасы башкара. Клубның тамаша залы 100 урынга исәпләнгән, биредә, Югары Пәнәчедәге кебек, инвалидлар өчен аерым бәдрәф тә булачак. Төзүчеләр иртәнге сәгать 7дән кичке 5кә кадәр хезмәт куя. Эш барышы белән район башлыгы Татьяна Воропаева даими кызыксынып тора. "Основа С" оешмасы төзелешне үзвакытында сыйфатлы итеп башкарып чыгарга ниятли. Оешма төзелеш өлкәсендә шактый тәҗрибә туплаган, узган ел Югары Пәнәчедә күпфункцияле үзәкне сафка бастырды. Сармашбашта әлеге үзәк төзелеше 9 миллион сумга төшәчәк. Клуб җәйгә әзер булыр дип көтелә. Авыл халкы, аеруча яшьләр, аның ачылуын түземсезләнеп көтә. Агач клуб янгач, авыл шактый еллар мәдәни учаксыз торды. Мәктәп спорт залы клуб итеп үзгәртеп корылды корылуын, тик ул салкын, акустика да начар. Ниһаять, Сармашбашның заманча үз клубы булачак. Иҗади эшләүче мәдәният йорты директоры Наилә Арсланова да яңа клубның сафка басуын дәртләнеп көтә. Наиләнең исәбе - яңа клубта эшне тагын да җанландырып, тагын да тырышып хезмәт кую.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Өченче клуб сафка баса
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Сәясәт