Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп дүрт мәсьәлә каралды. Киңәшмәне район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Шәһәр-районда 2-13 майда оператив хәл турында эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин мәгълүмат бирде. Ул әлеге чорда оператив хәлнең чагыштырмача тотрыклы булуын, личный составның бәйрәм көннәрендә киеренке режимда эшләвен, берничә оператив-профилактик операциягә тартылуын...
Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп дүрт мәсьәлә каралды. Киңәшмәне район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды.
Шәһәр-районда 2-13 майда оператив хәл турында эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин мәгълүмат бирде. Ул әлеге чорда оператив хәлнең чагыштырмача тотрыклы булуын, личный составның бәйрәм көннәрендә киеренке режимда эшләвен, берничә оператив-профилактик операциягә тартылуын билгеләп үтте. Соң- гы ике атнада төрле хокук бозулар, җинаять кылулар турында 44 хәбәр алынган: шуның 22се - урлау. Шунысын әйтергә кирәк, бу көннәрдә суда батып үлү очраклары теркәлгән. Әлеге уңайдан район башлыгы сулыклар тирәсендә контрольне көчәйтү, исерткеч эчемлекләр кулланып, җәмәгать урыннарында полиция хезмәткәрләре кулына эләккән затлар исемлеген (кайсы оешмалардан булуын) чираттагы киңәшмәдә предприятие, оешма җитәкчеләренә җиткерүне сорады.
"ВодоканалСервис" - "Зәй-Водоканал" АҖ филиалының агымдагы елның беренче кварталында салкын су югалтуларга каршы көрәше турында оешма директоры Рамис Ханнанов чыгыш ясады. Беренче кварталда "Дуслык", Мирный һәм Иске Зәй бистәләре артезиан скважиналарыннан 549,996 мең куб метр су суыртылган, шуның 373,496 мең куб метры гына законлы кулланылган (сатылган). Димәк, шактый күләмдәге су һаман югала дигән сүз. Бу юнәлештә предприятие максатчан эш алып баруга карамастан, хәл уңай якка үзгәрми диярлек. Суны бушлай файдаланучылар табылып тора. Рөхсәтсез су челтәренә ялгану очраклары шактый. Рамис Ханнанов әйтүенчә, шәһәрдәге күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең 85 процентының салкын су исәпләү приборларының куллану вакыты чыккан. Бу шулай ук су күләмен дөрес исәпләмәүгә китерә. Предприятие үз йорты белән яшәүчеләр өчен бакчага сибүгә тотылучы суга (исәпләү приборы булмаса) түләү тәртибен үзгәртергә исәпли. Бу шулай ук су югалтуга юл куймауның бер чарасы булыр дип көтелә.
Язгы-җәйге чорда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турында гадәттән тыш хәлләр идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Алмаз Гафуров сөйләде.
Башкарма комитетның физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Петр Уразайкин шәһәр һәм авыл җирлекләрендә волейбол мәйданчыклары булдыру эшенең барышы турында бәян итте.
Татарстан Республикасы волейбол Федерациясенең күчмә утырышы беркетмәсе нигезендә һәм волейбол уйнауга зәйлеләрне ныклап тарту максатында, районда "Һәр авыл җирлегенә - волейбол мәйданчыгы!" акциясе тормышка ашырыла. 1 июньгә кадәр 32 авылда һәм шәһәрнең 12 урынында волейбол мәйданчыгы булдыру бурычы тора. Бу эш өчен 22 авыл җирлеге, 1-7нче мәктәпләр, 3нче паркта - ГРЭС, 35нче бистәдәге балалар поликлиникасы ишегалдында һәм "Энергия" стадионында - "Чаңгычы" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Җиңү проспектының 1/21нче йорты янында - "Идарәче компания" муниципаль учреждениесе, Тавлин урамының 32нче йорты янында "Доверие" торак милекчеләре ширкәте җаваплы. Бүгенге көндә инде шактый гына мәйданчыклар булдырылган. 1 июньгә кадәр барлык мәйданчыклар тиешле инвентарь белән җиһазландырылачак.
- Мәйданчыклар әзер булгач, авыллар һәм шәһәр бистәләре командалары арасында ярышлар уздырылачак. Спортның бу төренә без яшьләрне генә түгел, өлкәннәрне дә тартачакбыз, - диде Петр Уразайкин.
Район башлыгы волейбол мәйданчыкларын, башка шәһәрләр үрнәгендә, шәһәрнең яшьләр күп эшли торган предприятие, оешмалары территорияләрендә булдыру да начар булмас иде дигән фикер белдерде. Соңыннан ул киңәшмәдә катнашучыларны бу атнада узачак төп чаралар белән таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев