Дүшәмбе көнне үткән аппарат киңәшмәсе күңелле мизгелдән башланды - район башлыгы Татьяна Воропаева "Уңайлы йорт" торак милекчеләре ширкәте рәисе Римма Дмитриевна Никифорованы туган көне белән котлап, чәчәк бәйләме тапшырды. Аңа хезмәтендә алга таба да уңышлар теләде. Шәһәр-районда соңгы ике атнадагы оператив хәл торышын эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин анализлады....
Дүшәмбе көнне үткән аппарат киңәшмәсе күңелле мизгелдән башланды - район башлыгы Татьяна Воропаева "Уңайлы йорт" торак милекчеләре ширкәте рәисе Римма Дмитриевна Никифорованы туган көне белән котлап, чәчәк бәйләме тапшырды. Аңа хезмәтендә алга таба да уңышлар теләде.
Шәһәр-районда соңгы ике атнадагы оператив хәл торышын эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин анализлады. Ул соңгы вакытта җинаятьләр санының артуын, укучылар арасында сугышу, кибетләрдә балигъ булмаганнарга исерткеч эчемлек сату очракларының теркәлүен, бу юнәлештә мәгариф учреждениеләре белән берлектә эшчәнлекне көчәйтү кирәклеген ассызыклады.
Архив бүлегенең быелгы эш нәтиҗәләре белән аның башлыгы Флорида Әхмәтвәлиева таныштырды. Бүгенге көндә архивта 212 фондта 1935 елдан алып 2012 елга кадәр чордагы 64 мең документ саклана. Аларның 43 меңе, ягъни 68 проценты - шәхси состав буенча, 21 меңе (32 процент) - идарә документациясе, 41е - шәхси документлар.
2012 елда бүлеккә 5650 запрос кергән. Шуларның 4800е - социаль-хокукый, 850е тематик характердагы мөрәҗәгатьләр. Бу күрсәткечләр, 2011 ел белән чагыштырганда, ике мәртәбә арткан. Мөрәҗәгатьләрнең 81 проценты зәйлеләр, 17се - Татарстан Республикасы районнарыннан, 1 проценты Россия Федерациясе һәм башка регионнардан килгән. Бүлек башлыгы җитәкчеләрдән архивка тапшырылачак документлар өстендә җитди эшләүне, аларны вакытында тапшыруны сорады. Предприятиеләре таркалган очракта, архив белешмәсе пенсиягә чыгучы кеше өчен, аның шул предприятиедә хезмәт куюын дәлилләүче бердәнбер документ булып тора, диде ул. Бу уңайдан район башлыгы документлар белән эшләүче белгечләр өчен семинарлар оештыру кирәклеген, документларның тәртиптә булырга тиешлеген искәртте.
Контрольдә торучы мәсьәләләр буенча тиешле хезмәтләр җитәкчеләре хисап бирде.
Социаль яклау идарәсе башлыгы Эльмира Хуҗина хәбәр итүенчә, 10 декабрьгә җылылыкка тарифларны субсидияләү буенча зәйлеләрдән 6349 гариза кергән. Сентябрь аенда 2023 кешегә 1 миллион 220 мең 429 сум күләмендә субсидия түләнгән. Субсидиянең бер кешегә уртача күләме - 603 сум. Ә октябрь ае өчен 5052 кешегә 4 миллион 601 мең 300 сум акча күчерелгән. Бер кешегә уртача сумма 911 сум туры килә.
2015 елның 1 гыйнварына 261нче федераль закон нигезендә газдан файдаланучы һәр йорт, фатир исәпләү приборлары белән җиһазландырылырга тиеш. Район газ хуҗалыгы башлыгы Фәрит Вәлиев бу эшне оештыру торышын, үзенчәлекләрне бәян итте.
2013 елның беренче яртысына газета-журналларга язылу барышын почтамп башлыгы Наталья Салмина яктыртты. Үзәк басмаларга язылу - 15, республикада нәшер ителүче газеталарга язылу 25 декабрьдә төгәлләнүен хәбәр итеп, вакытның аз калуын искәртте.
Торак милекчеләре ширкәтләре рәисләре үзләренә караган йортлардагы иң күп бурычлылар исемлеген атап, күрелгән чаралар турында сөйләде. Татьяна Васильевна бу юнәлештә эшне сүлпәнләндермәскә, түләмәүчеләргә карата җитди чаралар күрергә чакырды.
Район башлыгы, киңәшмәгә нәтиҗә ясап, алда торган бурычларга тукталды, планлаштырылган эшләр белән таныштырды, тиешле күрсәтмәләр бирде.
Киңәшмә ахырында инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, аеруча мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән, аукцион үткәрелде. Сатуга балалар иҗат йорты, сәнгать мәктәбенә йөрүче балалар, тернәк- ләндерү үзәгендә дәваланучы өлкәннәр кулы белән ясалган картиналар, кул эшләре куелды. Аларның барысы да сатылып, шактый гына сумма җыелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев