Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе күңелле мизгелдән башланды: район башлыгы Татьяна Воропаева хокук саклау системасында озак еллар намуслы хезмәте һәм 50 яше тулу уңаеннан эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Марс Зиннуровка район башлыгы Рәхмәт хаты тапшырды. Киңәшмә көн тәртибендә төп өч мәсьәлә каралды. 6-18 февральдә шәһәр-районда оператив хәл торышы турында эчке...
Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе күңелле мизгелдән башланды: район башлыгы Татьяна Воропаева хокук саклау системасында озак еллар намуслы хезмәте һәм 50 яше тулу уңаеннан эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Марс Зиннуровка район башлыгы Рәхмәт хаты тапшырды.
Киңәшмә көн тәртибендә төп өч мәсьәлә каралды. 6-18 февральдә шәһәр-районда оператив хәл торышы турында эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Ул әлеге чорда төрле хокук бозулар, җинаять кылулар турында 303 хәбәр алынуга карамастан, оператив хәлнең чагыштырмача тотрыклы булуын билгеләп үтте. Соңгы вакытта мошенниклыкның яңа төре барлыкка килүен белдереп, җитәкчеләрдән хезмәт коллективларында тиешле аңлату эше алып баруны сорады. Җинаять юлына басучылар, банк карталары белән эш итүче гражданнарга шалтыратып, картагыз блокировкаланган дип, ул эшли башласын өчен билгеле бер күләмдә акча күчерүне таләп итә башлаган. Шуңа күрә бу мәсьәләдә һәркемнән сак булу сорала.
«Зәй урманчылыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең 2011 елдагы эшчәнлеге һәм агымдагы елга бурычлар турында оешма җитәкчесе Мулланур Рәхимҗанов бәян итте. Учреждениенең төп эшчәнлеге - урман белән бәйле мөнәсәбәтләр өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтү. Зәй, Түбән Кама, Яңа Чишмә һәм Әлмәт районнары биләмәсендә 58897 гектар урман исәпләнә, шуның 14300 гектары безнең районга туры килә. Оешмада 54 кеше хезмәт куя. Аларның айлык уртача хезмәт хакы 9023 сум тәшкил итә. Мулланур Рәхимҗанов эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча башкарылган эшне анализлады.
Район башлыгы урман хуҗалыгының шәһәрне яшелләндерү өчен үсентеләр белән тәэмин итү мәсьәләсе белән кызыксынды.
- Шәһәрдә күпчелек агачлар картайды, алар урынына яшьләрне утырту зарурлыгы туды. Безгә аеруча юкә, каен агачлары, сирень куаклары күбрәк утырту кирәк. Урман хуҗалыгы бу мәсьәләдә активрак булсын иде, - диде ул.
«Татэнергосбыт» Зәй офисының узган елдагы эшчәнлеге турында аның җитәкчесе Анатолий Талапин чыгыш ясады. Оешма электр энергиясе бирү буенча 12022 килешү төзегән, шуның 11675е - физик, 494е юридик затлар белән. Узган ел кулланучыларга 466 миллион сумнан артык электр энергиясе бирелгән. Энергия сату планы - 103,5 процент. Шул ук вакытта җитәкче кулланучыларның шактый әҗәте булуны да әйтте.
Узган атнада «кайнар линия» аша килгән сораулар буенча «Управдом» ҖЧШ директоры Фаяз Маликов хисап тотты.
Киңәшмә ахырында район башлыгы соңгы вакытта халыктан кергән мөрәҗәгатьләр, хатларда күтәрелгән проблемаларны атады. Алар кайбер фатирларда җылылык җитмәү, йортлар, подъездларны ремонтлау, мәктәпләр һәм балалар бакчалары эшчәнлегенә кагыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев