Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсен район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Киңәшмә көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләрне тикшерүгә керешкәнче, ул анда катнашучыларны Баграж авыл җирлегенең яңа башлыгы Григорий Минеев белән таныштырды. Григорий Михайлович - Сарсаз-Баграж авылыннан. Җирлек башлыгы булып сайланганчы ул "Таттехконтроль" АҖендә автомотосредстволарның техник торышын тикшерүче булып эшләгән. Киңәшмә көн тәртибендә...
Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсен район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Киңәшмә көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләрне тикшерүгә керешкәнче, ул анда катнашучыларны Баграж авыл җирлегенең яңа башлыгы Григорий Минеев белән таныштырды. Григорий Михайлович - Сарсаз-Баграж авылыннан. Җирлек башлыгы булып сайланганчы ул "Таттехконтроль" АҖендә автомотосредстволарның техник торышын тикшерүче булып эшләгән.
Киңәшмә көн тәртибендә төп өч мәсьәлә каралды. "Роспотребнадзор" территориаль бүлегенең 2012 елдагы эшчәнлеге, агымдагы елга бурычлар турында бүлек башлыгы Икълимә Стефанова чыгыш ясады. Ул бүлекнең ел дәвамындагы барлык юнәлешләр буенча эшчәнлеген анализлады.
"ТатЭК" АҖнең узган елдагы эшчәнлеге һәм быелга бурычлары турында генераль директор урынбасары Сергей Афонин сөйләде.
"Зәй район дәүләт ветеринария берләшмәсе" дәүләт бюджет учреждениесенең 2012 елдагы эшчәнлеге турында оешма җитәкчесе, баш ветеринария табибы Әгъзам Латфуллин бәян итте.
Киңәшмәнең икенче өлешендә контрольдә торучы мәсьәләләр тикшерелде. "Идарәче компания" ҖЧШ генераль директоры Ольга Хәмиева "Россия Федерациясендә Торак кодексын гамәлгә кертү турында" РФ Законы (29 декабрь, 2004 ел) үтәлеше, аерым алганда, торакны бушлай хосусыйлаштыру торышы турында, "Чаңгычы" спорт мәктәбе директоры Сергей Бушуев "Энергетик" Мәдәният сарае спорт залының эш режимы турында хисап бирде.
Торак милекчеләре ширкәтләре рәисләре күпфатирлы йортларда гомумкуллану урыннары өчен (ОДН) түләүне киметү буенча алып барылган эшчәнлекләре буенча чыгыш ясады.
Район башлыгы, киңәшмәгә нәтиҗә ясап, көн кадагындагы мәсьәләләргә тукталды, бу атнада узачак төп чараларны атады, бурычлар куйды. Ул шәһәрдә халыкка күрсәтелүче түләүле хезмәтләрнең (сәламәтлек саклау, спорт, мәгариф, мәдәният тармагында) нигезле булуын тикшерү, бу мәсьәләдә башка шәһәрләр тәҗрибәсен өйрәнү кирәклегенә күрсәтмә бирде. Чөнки аларның кайберләре зәйлеләрдә ризасызлык тудыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев