Сәясәт

Рухи һәм әхлакый кыйммәтләргә – төп игътибар!

«Гыйлемлелектә алга китеп тә, әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артка калып яши». (Грек философы Сенека) Кичә «Космос» яшьләр үзәгендә район иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышы булды. Аның эшендә район башлыгы Татьяна Воропаева, район Советы, башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, төрле тармак, шәһәрнең белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Утырышны...

«Гыйлемлелектә алга китеп тә, әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артка калып яши».

(Грек философы Сенека)

Кичә «Космос» яшьләр үзәгендә район иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышы булды. Аның эшендә район башлыгы Татьяна Воропаева, район Советы, башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, төрле тармак, шәһәрнең белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Утырышны совет рәисе, 4нче мәктәп директоры Светлана Ларина алып барды.

Утырыш көн тәртибендә "Кешедә рухи кыйммәтләр тәрбияләү - кешеләр арасында үзара аңлашучанлыкка юл" темасы каралды. Гомумкешелек, рухи сыйфатлар тәрбияләү һәрвакыт җәмгыять алдында торган иң мөһим бурычларның берсе булды һәм шулай булып кала бирә. Билгеле, бу тәрбия гаиләдән, балалар бакчасыннан башланып, шәхес тулысынча формалашканчыга кадәр дәвам итә. Шуңа күрә дә укыту-тәрбия учреждениеләрендә моңа зур игътибар бирелергә тиеш.

Утырышта төп чыгышны яшьләр идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Елена Павлова ясады. Фикер алышуларда сукырлар җәмгыяте рәисе Мария Костюченко, "Уймак кыз" бакчасы педагог-психологы Ирина Дубинина, балалар поликлиникасы мөдире Гүзәл Хәмидуллина, коррекция мәктәбе директоры Ирина Боровинских, 4нче мәктәп укучысы Екатерина Шабаева һ.б. катнашты. Чыгышларда тәрбия проблемалары, толерантлык, бер-береңә игътибарлы, мәрхәмәтле булу мәсьәләләре күтәрелде.

- Гражданин шәхесе тәрбияләү - мөһим бурычларның берсе. Без нинди генә заводлар төзеп куйсак та, чын кеше, шәхес тәрбияли алмыйбыз икән, аларның кирәге, мәгънәсе юк. Мин кайда гына эшләсәм дә, нинди генә вазифалар башкарсам да, алгы планга шәхес тәрбияләүне куйдым һәм куям. Минем гаделлекне кешедәге иң мөһим сыйфат дип саныйм. Рухи кыйммәтләр - иң мөһим кыйммәтләр. "Районда гражданин шәхесе тәрбияләү" муниципаль программасын кабул итеп, без дөрес юлдан барабыз. Әмма ул программа әлеге тулысынча тормышка ашырыла дип әйтеп булмый. Бу эштә эзлеклелек юк, - диде чыгышында Татьяна Воропаева.

Тикшерелгән мәсьәлә буенча иҗтимагый совет карар һәм зәйлеләргә мөрәҗәгать кабул итте. «Без, өлкәннәр, толерантлык рухын, халыклар бердәмлеген, үзеңә һәм киләчәккә ышанычны бары тик гуманизм принциплары гына тәэмин итә алуны яхшы аңлыйбыз. Зәйлеләр, тормышны яратыгыз. Үзеңне һәм байлык түгел, ә үзара аңлашу, ярдәмләшү нуры белән сугарылган хезмәтле кеше тормышын яратыгыз», - диелә анда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Рухи һәм әхлакый кыйммәтләргә – төп игътибар!
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Сәясәт