Узган якшәмбедә мөһим сәяси вакыйганы үткәрдек - Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайладык. Якынча мәгълүматлар буенча (төгәл мәгълүмат соңрак булачак), сайлауларда Россия буенча сайлау хокукына ия халыкның 60,2 проценты катнашты, шуның 49,54 проценты - «Бердәм Россия», 19,16 проценты - КПРФ, 13,22 проценты - «Справедливая Россия», 11,66 проценты ЛДПР партиясе өчен...
Узган якшәмбедә мөһим сәяси вакыйганы үткәрдек - Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайладык. Якынча мәгълүматлар буенча (төгәл мәгълүмат соңрак булачак), сайлауларда Россия буенча сайлау хокукына ия халыкның 60,2 проценты катнашты, шуның 49,54 проценты - «Бердәм Россия», 19,16 проценты - КПРФ, 13,22 проценты - «Справедливая Россия», 11,66 проценты ЛДПР партиясе өчен тавыш бирде (саннар шулай ук якынча). Калган өч партия 5 процентлы чикне үтә алмады.
Татарстанда сайлауларда халыкның шулай ук 60,2 проценты катнашты (мәгълүмат якынча). Партияләр арасында "Бердәм Россия" - 77,8, КПРФ - 10,59, "Справедливая Россия" - 5,3, ЛДПР - 3,48, "Яблоко" - 1,08, "Патриоты России" - 0,43, "Правое дело" 0,37 процент тавыш җыйды.
Зәйлеләр быелгы сайлауларда һәрвакыттагыча активлык күрсәтте: шәһәрдә сайлауларда катнашу - 94,25, районда 98,99 процент тәшкил итте. Бер үк вакытта берничә авыл җирлегендә вәкиллекле органга депутатлар сайлаулар да үтте. Ал. Бистәсе авыл җирлегенең 7нче Пролетар бер мандатлы сайлау округы буенча депутат итеп - А. И. Комаров, Гүлкин авыл җирлегенең 7нче Нагорный бер мандатлы сайлау округы буенча - С. Д. Инькова, Иске Маврин авыл җирлегенең 1нче Яңа Маврин бер мандатлы сайлау округы буенча - Ф. Ф. Комаров, Урсай авыл җирлегенең 1нче Заречный бер мандатлы сайлау округы буенча В. В. Горелов депутат итеп сайландылар.
4 декабрьдә без шәһәр-районның берничә сайлау участогында булдык.
Шәһәрнең 2нче мәктәбендә гадәттәгечә өч сайлау участогы эшләде. Октябрь урамының 1"а", 1 "б", Ленин урамының 5, Казан урамының 4, 4 "а", 6, 10нчы йортларында яшәүчеләр мәктәпнең ашханәсендә урнашкан 1455нче сайлау участогында сайлады.
Иртәнге сәгать 8дә комиссия эшне башлады, беренче сайлаучылар иртән үк сайлау участокларына килде.
- Алдагы сайлауларга караганда, быел халык актив, - ди участок сайлау комиссиясе секретаре Алсу Хөсниева.
Участокка 1216 сайлаучы беркетелгән, шулардан 24е - яшь сайлаучы. Участокка иң беренче яшь сайлаучы буларак Лиана Әхмәдиева килде. Ул 2нче мәктәптә XI сыйныфта бик яхшы билгеләргә генә укый. Традиция буенча иң яшь сайлаучыларга бүләк бирелде. Сәгать көндезге 11гә яшь сайлаучыларның күбесе килеп сайлаган иде инде. Урта, өлкән буын да сынатмады сайлауда. Алсу Дәүләтшина үзе яшәгән подъезддагы өлкәннәрне җыйнап килде.
- Сайлауларны көтеп алам, аларда актив катнашам. "Бердәм Россия" партиясенә тавышымны бирдем, - диде ул.
* * *
«Шатлык» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендәге 1442нче сайлау участогында шәһәрнең 35нче бистәсендә яшәүче 1140 кешесе сайларга тиеш иде, шуларның 8е бу көнне сайлау участогына килә алмау сәбәпле, исәптән төшерү таныклыгы алды. Участок рәисе Лидия Ларионова әйтүенчә, сайлаучылар югары активлык күрсәтте. Сайлау исемлегенә кертелгән халыкның 95 проценты тавыш бирүдә катнашты. Участокка килүче кешеләрне үзешчән сәнгать осталары матур җырлары белән каршы алды. Буфет эшләде.
* * *
Аксар җирлегенә кергән авыллар халкы сайлауларда өч участокка бүленеп тавыш бирде. Сайлаучылар саны буенча иң зурлардан саналган 1467нче сайлау участогы "Зәй" агрофирмасының "Нур" бүлекчәсе административ бинасында урнашты.
Сайлауга килүче халыкның күңелен күтәреп, мәдәният йортыннан музыка агылды. Кибетләр эшләп торды. Сайлап чыккан кеше бер уңайдан кирәк-ярагын сатып алып кайтып китә торды.
Участокка кергән җирдә үк озын итеп өстәл корылган, теләгән кешегә чәйләп алырга мөмкин иде. Ашыкмаучылар мәдәният йортына кереп концерт карый алды.
Көндезге сәгать 11дә участокта халыкның иң күп сайлаган вакыты булгандыр, мөгаен, бюллетень алу өчен чират тезелде. Араларында яшьләр дә, өлкәннәр дә бар. Кешеләр бер-берсе белән сөйләшеп, тыныч кына үз чиратын көтә. Хакимияттән вәкил булып килгән бүлек башлыгы Госман Мухамовның да кәефе күтәренке. Сайлау менә никадәр кешене бер-берсе белән аралаштыра. Берь- юлы шушы кадәр кеше белән тагын кайда күрешер идең, никадәр таныш йөзләрне күреп, сөйләшеп, мин үзем дә күңел күтәренкелеге, җанга рәхәтлек алдым, диде ул, шат елмаеп.
- Иртәнге сәгать 10га исемлеккә кергән 100дән артык кеше тавыш бирде инде, менә тагын никадәр кеше килде, - ди комиссия рәисе Марсель Мингалин, халыкның активлыгыннан канәгать булып.
Әлеге участокта беренче мәртәбә тавыш бирергә хокуклы 11 яшь кеше теркәлгән иде. Сайлау участогына алардан беренче булып, Алабуга педагогика университетында белем алучы Ф. Гыйниятов килде, традиция буенча аңа бүләк бирелде, ә иң беренче кеше булып мәдәният йорты директоры Г. Гатина сайлады. Аксарлылар быелгы сәяси вакыйгада да сынатмады, халыкның 99 проценты үз язмышына битараф түгеллеген раслап, тавыш бирде.
* * *
Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда төп үзенчәлек булып электрон комплекслар аша тавыш бирү торды. Районда әлеге электрон комплекслар Иске Тәкмәк һәм Туңылҗа авыллары сайлау участокларында урнаштырылды. Һәр ике сайлау участогында да 5әр стационар, өйләргә йөреп сайлату өчен 2 күчмә аппарат куелды. Ә 2шәр тренажер-терминал сайлау участогы ишек төбенә үк урнаштырылып, биредә инструкторлар электрон технологиядән хәбәрдар булмаган кешеләргә ничек эш итәргә кирәклеген аңлатты. Һәр ике участокта да сайлаучылар үз киләчәкләренә битараф түгеллекләрен күрсәтте.
- Туңылҗа авылында күпчелек өлкән кешеләр яшәүгә карамастан, электрон аппарат аша сайлауга ризасызлык белдерүче булмады. Киресенчә, электрон аппаратлар барысын да кызыксындырды. Киселевка авылында яшәүче өлкән яшьтәге апага сайлау участогына килү ерак булу сәбәпле, үзебез бардык. Шулай ук авыр хәрәкәтләнүче дүрт кешене дә гаризалары нигезендә өйләренә барып сайлаттык, - диде 1491нче сайлау участогы рәисе Равил Миннегалиев.
Электрон тавыш бирү нәтиҗәләре кичке сәгать 8дә һәр аппараттан электрон чыганакларга күчерелеп (диск, флешка), территориаль сайлау комиссиясенә тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев