Шәһәр-районда алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларга әзерлек бара. Барлыгы 69 сайлау участогы бар, шуның 25е - шәһәрдә, 44е - авыл җирлекләрендә. Һәр участокта сайлауларда катнашу хокукына ия сайлаучылар исемлеге әзер. 13 ноябрьдән үз участогында сайлауда катнаша алмаучылар исәптән төшерү таныклыгы ала ала. Сайлау участокларында нинди эш бара? Без...
Шәһәр-районда алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларга әзерлек бара. Барлыгы 69 сайлау участогы бар, шуның 25е - шәһәрдә, 44е - авыл җирлекләрендә. Һәр участокта сайлауларда катнашу хокукына ия сайлаучылар исемлеге әзер. 13 ноябрьдән үз участогында сайлауда катнаша алмаучылар исәптән төшерү таныклыгы ала ала. Сайлау участокларында нинди эш бара? Без берничә сайлау участогында булдык.
Татар гимназиясендә өч - 1446, 1447, 1448нче сайлау участоклары урнашкан. Узган сайлауларда алар икәү иде. Участокта сайлаучы өчен кирәкле барлык мәгълүмат тупланган, кизү тору график буенча бара. Без гимназиядә булган көнне 1448нче сайлау участогы комиссия секретаре Рәфисә Гатиятуллина кизү тора иде. Сайлауга кагылышлы мәсьәләләр белән телефоннан чыгучылар, килеп үзенең исемлектә булу-булмавын тикшерүчеләр бар. Ә гимназиядә урнашкан участокларда нигездә ГРЭСта эшләүчеләр сайлый. Энергетиклар гадәттә сайлауларда актив катнаша, алдагы сайлауларда да шулай булыр дигән өметтә сайлау комиссиясе әгъзалары.
4нче мәктәптә гадәттәгечә өч сайлау участогы эшли. Алар - 1449, 1450, 1451нче сайлау участоклары. Соңгы участокның комиссия рәисе - мәктәп директоры Светлана Ларина. Светлана Ивановна әлеге сайлау участогында берничә ел җитәкчелек итә. Сайлаучыларга участокка килеп исемлек белән танышу һәм аңа төгәллек кертүгә чакырулар таратылган инде. Әлеге участокка караган сайлаучылар мәктәпнең фойесында сайлаячак. 15 кеше беренче мәртәбә тавыш бирер дип көтелә. Өйгә барып сайлатуны сорап шалтыратучылар әлегә юк. Мондый гозер белән шалтыратулар гадәттә сайлау көнне була, ди Светлана Ивановна. Узган ел 1451нче сайлау участогы комиссиясе әгъзалары 38 кешене өйләренә барып сайлаткан, шуның 30ы - сайлау көнне мөрәҗәгать иткән. Сайлау көнне авырулар, йөри алмаучыларны участоктан тыш сайлату өчен транспорт мәсьәләсе хәл ителгән инде.
1491нче сайлау участогында сайлаучылар (Кадер авылы җирлегенә кергән Туңылҗа авылы халкы) тавышны электрон комплекс аша бирәчәк. Моның өчен участок комиссиясе рәисе Равил Миннегалиев, комиссия әгъзалары Людмила Барсукова, Олеся Козенбаева махсус укуларда булып кайт-тылар. Сайлау участогы Туңылҗа авылы клубында урнашкан. Биредә 66 кеше сайлар дип көтелә.
- Участокта сайлау ел да бәйрәм кебек уза: сайлаучылар өчен коймак белән чәй эчүләр дә оештырабыз, - ди комиссия рәисе урынбасары Мария Иванова.
1498нче сайлау участогы Поручик мәктәбендә. Биредә дә сайлау турында мәгълүматлар җитәрлек. Без әлеге участокта булганда сайлау комиссиясе секретаре Гөлзирә Хөснетдинова кизү тора иде. Биредә 284 сайлаучы теркәлгән, аларга исемлек белән танышу һәм аңа төгәллек кертү өчен чакырулар таратылган. Бу сайлауларда беренче мәртәбә сайлаучыларны бүләк көтә. Әлеге участокта дүрт яшь кеше беренче мәртәбә үз тавышын үзе теләгән партия өчен бирер дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев