Сәясәт

Шәһәр Советы утырышы

Узган җомгада муниципаль район шәһәр Советының егерме беренче утырышы узды. Аны шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин алып барды. Утырышта район башлыгы урынбасары Роберт Халитов катнашты. Депутатлар, көн тәртибенә кертелгән сигез мәсьәләне тикшереп, тиешле карарлар кабул итте. "Шәһәрнең 2014 һәм 2015-2016 еллар бюджеты турында" карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында...

Узган җомгада муниципаль район шәһәр Советының егерме беренче утырышы узды. Аны шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин алып барды. Утырышта район башлыгы урынбасары Роберт Халитов катнашты.

Депутатлар, көн тәртибенә кертелгән сигез мәсьәләне тикшереп, тиешле карарлар кабул итте.

"Шәһәрнең 2014 һәм 2015-2016 еллар бюджеты турында" карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында финанс-бюджет палатасы рәисе Венера Шакирҗанова чыгыш ясады. 2014 елга кабул ителгән шәһәр бюджетының керем өлеше - 10706000, чыгым өлеше 35004700 сумга арттырыла. Бу шәһәрдә халыкның көнкүрешен яхшырту буенча шактый социаль проблемаларны хәл итү буенча эшләр башкару максатында эшләнә.

-Иң мөһиме - әлеге средстволарның максатчан һәм нәтиҗәле тотылуын тәэмин итү, - диде Роберт Халитов.

Шәһәрдә составында терекөмеш булган яктырткычларны җыю мәсьәләсе җитди тора. Проблеманы хәл итү буенча норматив база булдыру, тиешле карарлар кабул итү буенча эш бара баруын. Утырышта бу мәсьәләгә яңадан кайтылды: шәһәр Советының алдан кабул иткән карарына үзгәрешләр кертелде. Яктырткычларны җыю, үтилләштерү өчен шартлар булдыру, бу эшчәнлек белән шөгыльләнүче эшмә-кәрлек эшен оештыру кирәк булачак.

Депутатлар шәһәрдә җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү һәм бу эшчәнлеккә гражданнарны тарту, ятим балаларның хокукларын һәм законлы ихтыяҗларын яклау эшен оештыру, 2013 елда күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү нәтиҗәләре һәм агымдагы елга бурычлар, торак фондын тоту һәм аның белән идарә итү буенча шәһәрдә эшчәнлек алып баручы идарәче һәм хезмәт күрсәтүче компания-ләрнең эш нәтиҗәлелеге турында мәсьәләләрне, "Зәй шәһәрендә муниципаль хезмәт турында" положе-ниегә шәһәр прокуратурасы протестын тикшерде, шәһәр Советының кайбер карарларына үзгәрешләр кертте.

Роберт Халитов, чыгыш ясап, шәһәрдә җәмәгать тәртибен саклау буенча кисәтү эшен активлаштыру кирәк, тынычланырга иртәрәк, эшчәнлектә яңа формаларны киңрәк куллану мөһим, диде. Ул күпфатирлы йортларда капиталь ремонтның сыйфаты халыкны борчыган иң мөһим мәсьәлә булуын белдерде. Берничә көн элек кенә хакимияттә йортлар буенча өлкәннәр җыелышында моның төп мәсьәлә булып яңгыравын әйтте.

-Мондый очрашуларны даими уздырачакбыз. Бу - халык белән аралашуның яхшы формасы, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Шәһәр Советы утырышы
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Сәясәт