Сәясәт

Суд приставлары актив эшләде

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп өч мәсьәлә каралды. Киңәшмәне район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Соңгы ике атнада шәһәр-районда оператив хәл турында эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин сөйләде. Ул оператив хәлнең чагыштырмача тотрыклы булуын, хокук бозулар, җинаять кылулар турында 27 хәбәр алынуын (шуның 10 очрагы - урлау,...

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп өч мәсьәлә каралды. Киңәшмәне район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды.

Соңгы ике атнада шәһәр-районда оператив хәл турында эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин сөйләде. Ул оператив хәлнең чагыштырмача тотрыклы булуын, хокук бозулар, җинаять кылулар турында 27 хәбәр алынуын (шуның 10 очрагы - урлау, 7 очрагы - кыйнау), личный составның Чаллыда югалган 8 яшьлек Василиса Галицынаны эзләүгә тартылуын, кызның мәете Зәй чигеннән ерак түгел генә Сарман районында табылуын билгеләп үтте.

Суд приставлары бүлегенең 2012 елдагы эшчәнлеге һәм агымдагы елга бурычлары турында бүлек башлыгы Игорь Будрин чыгыш ясады.

- Узган елгы эшчәнлек буенча бүлек тарафыннан барлык төр эш күрсәткечләре үтәлде, федераль бюджетка Зәй суд приставлары 148 миллион 241 мең сум акча кертте, җирле бюджетка - салым һәм штрафлар сыйфатында 3 миллион 169 мең сум, - диде чыгышында Игорь Будрин.

2011 елда суд приставларына 14175 башкару эше йөкләнгән булса, 2012 елда - 16790. Узган ел бүлек хезмәткәрләре алимент алу буенча 487 эш (барлыгы 1141 эш булган) башкарган.

Соңгы елларда торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә әҗәтләрне суд аша кайтару буенча да зур эш башкарыла. Әлеге юнәлештә суд приставларына 180 башкарма эш кергән (2 миллион 938 мең сумлык), шуның 94е үтәлгән. Приставлар узган ел бурычлылар милкенә 219 арест салган.

Район башлыгы бүлеккә яңа җитәкче билгеләнгәч, эшнең җанлануын, хезмәткәрләрнең актив эшли башлавын билгеләп үтте.

Район үзәк дәваханәсенең 2012 елдагы эшчәнлеге һәм быелга бурычлары турында баш табиб Владимир Гуров бәян итте. Ул чыгышында район сәламәтлек саклау өлкәсендә алып барылучы барлык эшчәнлекне анализлады.

Киңәшмә ахырында узган атнада үткән чараларга нәтиҗә ясалды, аеруча "Татарстан чаңгы юллары - 2013" акциясе һәм Ринат Фәрдиев истәлегенә узган милли көрәш буенча турнирның зур оешканлык белән узуы билгеләп үтелде, контрольдә торучы мәсьәләләр буенча җаваплы затлар хисап тотты һәм бу атнада хәл итәсе проблемалар аталды, бурычлар куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Суд приставлары актив эшләде
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Сәясәт