Кичә шәһәр Советының егерме икенче утырышы булды. Аны шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин алып барды. Утырышта район башлыгы урынбасары Роберт Халитов катнашты. Депутатлар көн тәртибенә кертелгән дүрт мәсьәләне тикшереп, тиешле карарлар кабул иттеләр. Утырыш шәһәр башкарма комитетының 2013 елдагы эшчәнлеге турында мәсьәләне тикшерүдән башланды. Бу турыда башкарма комитет җитәкчесе...
Кичә шәһәр Советының егерме икенче утырышы булды. Аны шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин алып барды. Утырышта район башлыгы урынбасары Роберт Халитов катнашты.
Депутатлар көн тәртибенә кертелгән дүрт мәсьәләне тикшереп, тиешле карарлар кабул иттеләр.
Утырыш шәһәр башкарма комитетының 2013 елдагы эшчәнлеге турында мәсьәләне тикшерүдән башланды. Бу турыда башкарма комитет җитәкчесе Сергей Максимов чыгыш ясады. Ул чыгышында икътисад һәм сәнәгать, төзелеш комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм башка тармакларда узган ел башкарылган эшләрне анализлады, зәйлеләрнең яшәү дәрәҗәсен тагын да күтәрү, социаль-көнкүреш проблемаларын хәл итү буенча агымдагы ел бурычларын атады. Шәһәрнең социаль-икътисади үсешен тәэмин итү, максатчан программалар һәм илкүләм проектларны тормышка ашыру, эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү, инвестицияләр җәлеп итү, федераль һәм региональ программаларны тормышка ашыру мөмкинлекләрен актив куллану һәм башка юнәлешләр буенча эшчәнлекне тагын да җанландыру кирәклеге ассызыкланды.
2013 елда шәһәр бюджеты үтәлеше турында финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары Елена Журавлева бәян итте, контроль-исәпләү палатасы рәисе Саимә Миннебаева бюджет үтәлеше буенча бәяләмә бирде. Шәһәр бюджеты керемнәр буенча - 150258000, чыгымнар буенча 144923000 сум күләмендә үтәлгән.
Депутатлар шулай ук Зәй шәһәре Регламентына үзгәрешләр керттеләр, Карамалы бистәсенең генераль планын расладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев