Район җитәкчелеге халык мәнфәгатен күздә тотып эш итә, әлеге җәһәттән эшнең төрле алымнарын куллана. Сишәмбе көнне район башлыгы Татьяна Воропаева видеоэлемтә режимында Югары Мәлем, Бохарай, Урсай, Ал. Бистәсе, Кадер, Иске Маврин авыл җирлекләре халкы белән аралашты. Әлеге алым авыл халкына район үзәгенә килмичә генә проблемасын хәл итү, җанлы аралашу мөмкинлеге...
Район җитәкчелеге халык мәнфәгатен күздә тотып эш итә, әлеге җәһәттән эшнең төрле алымнарын куллана. Сишәмбе көнне район башлыгы Татьяна Воропаева видеоэлемтә режимында Югары Мәлем, Бохарай, Урсай, Ал. Бистәсе, Кадер, Иске Маврин авыл җирлекләре халкы белән аралашты. Әлеге алым авыл халкына район үзәгенә килмичә генә проблемасын хәл итү, җанлы аралашу мөмкинлеге бирә. Халык район башлыгы белән видеоаралашуга үзе яшәгән авыл җирлеге бинасына килде: моның белән мөрәҗәгать итүченең вакыты һәм юлга дигән акчасы җанга калды.
Видеоэлемтәдә Югары Мәлемнәр иң активлардан булды. Авыл Советының элекке депутаты Гөлүзә Сибгатуллинаны үләксә базының авылдан ерак булуы борчый, биотермик базны якынрак итеп күчереп булмасмы, ди ул. Бер ханым исә элекке балалар бакчасы бинасын милек итеп рәсмиләштерү хакында белеште. Почта бүлеге башлыгы Гөлнара Хәкимуллина бүлекне, авария хәлендә булу сәбәпле, мәдәният йортына күчереп булу-булмавы белән кызыксынды. Район башлыгы әлеге мәсьәләне авыл җирлеге башлыгы һәм район почта элемтәсе үзәге җитәкчелеге белән килештерергә кирәк, диде.
Урсайлыларны Яңа Спас белән Урсай арасындагы юлның кайчан ремонтланачагы кызыксындыра. Татьяна Воропаева авыл халкын сөендерде: әлеге юлның бер өлешенә ремонт - агымдагы елда, ә калганына 2013 елда ясалачак. Әлеге җирлектән алдагы сорау - футбол һәм волейбол, балалар бакчасы биләмәсендә балалар мәйданчыклары булдыру иде. Район җитәкчелеге ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның волейбол мәйданчыклары төзү инициативасына кушылып, "Һәр авыл җирлегенә - волейбол мәйданчыгы" акциясен игълан итте. Район башлыгы алга таба әлеге мәйданчыкны башка спорт инвентарьлары белән җиһазландырып, авылны спорт шәһәрчеге итсәң яхшы булыр иде, дигән теләк белдерде.
Бохарай халкы интернет челтәрендә еш өзеклекләр булудан зарлана. Ә бит абонент аңа ай саен акчасын түләп бара. Әлеге җирлеккә караган Апач авылында фельдшер-акушерлык пункты иске, тузган. Николай Атласов яңа ФАП төзеп булмасмы дигән үтенеч җиткерде. Ал. Бистәсе мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе ремонтланып килүче бинага - аппаратуралар алып, Кадер авыл җирлегенә караган Әхмәт клубы мөдире керәшен фольклор коллективына костюмнар тектереп булмасмы, дип мөрәҗәгать итте. Татьяна Воропаева аларга ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Ал. Бистәсе халкы чиркәү янына машина кую урыны ясап булмасмы дигән гозерне дә җиткерде. Кадердән күп балалы Эльвира Цыганова ничек һәм кайдан җир кишәрлеге алу мөмкинлеге турында кызыксынды. Әлеге җирлектән ирләре сугышта үлгән ике тол апа торак шартларын яхшырткан булган. Видеоэлемтәдә алар исеменнән район башлыгына рәхмәт сүзләре җиткерелде. Урсайдан исә өлкән яшьтәге бер ханым гражданнарны авария хәлендәге торак йортлардан күчерү программасы нигезендә төзелгән яңа йорттан фатир алу шатлыгын район башлыгы белән дә бүлеште, аңа рәхмәт сүзләре җиткерде. Шул рәвешле, район башлыгы авыл халкының борчыган сорауларына җавап бирде, шатлыкларын бүлеште. Ул халыкның муниципаль портал аша аралашуын да тели. Безнең тарафтан мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез, диде ул.
Халык белән заманча эшләүнең әлеге төре алга таба халыкка төрле хезмәт күрсәтүче хезмәтләр белгечләре катнашында да узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев